Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанның 325 студентына уку өчен түләнгән акчаның бер өлеше кайтарылды

Республика урта һөнәри учреждениеләре студентлары (гомуми саны - 325) укуга түләүнең өлешчә компенсациясен кайтара алды. Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында искәрттеләр.

Ярдәм чарасы 2025 елның 1 сентябреннән башлап Татарстан көллиятләрендә һәм техникумнарында мәгариф хезмәтләре өчен кертелгән сумманың 30% ка кадәрен каплауны күздә тота, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Компенсациягә 23 яшьтән өлкән булмаган, күп балалы гаиләдән булучы студентлар дәгъва итә ала. Моның өчен аларның белем алу турында килешү төзегән булуы шарт. Шулай ук түләүне күпбалалы гаиләдәге ата-аналарның яки уллыкка-кызлыкка алучыларның берсе дә рәсмиләштерә ала. Бу очракта килешү балигъ булмаган баланың урта һөнәри белем бирү учреждениесендә укуы өчен төзелгән булырга тиеш.

Ярдәм чарасын алу өчен гариза бирүчеләрнең Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәве мәҗбүри шарт булып тора. Моннан тыш, салымнар һәм башка мәҗбүри түләүләр буенча бурычлар булмаска тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ