Логотип Магариф уку
Цитата:

Җәлил берләштерә

Т.Ф. академиясенең М.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты бүген «Муса Җәлил Россиянең тарихи-мәдәни киңлегендә” дигән Бөтенроссия фәнни конференция уздыра.

Конференциянең пленар утырышы Татарстан Фәннәр академиясенең актлар залында үтте.Фойеда “Муса Җәлил мәңгелек” дигән фотокүргәзмә эшләде. Күргәзмәдә шагыйрьнең моңарчы киң җәмәгатьчелеккә сирәк тәкъдим ителгән фотосүрәтләре дә урын алган. Тормышы, иҗаты һәм дуслары... Берничә өлештән торган күргәзмә татар әдәбияты һәм мәдәниятының Бөек Ватан сугышы чорына кадәр булган тормышны күзалларга мөмкинлек бирә.

Чарага Петербургтан Муса Җәлилнең олы кызы Люция Җәлилова һәм оныгы Лилиан  Наврозашвили да килгән иде. Шулай ук каһарман шагыйрьнең олуг юбилеена багышланган фәнни җыенга Татарстан Премьер министр урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР фәннәр академиясенең президенты Рифкат Миңнеханов, ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов һ.б. катнашты. Залда Мәскәү, Петербург, Новгород, Чиләбе, Уфа һ.б. шәһәрләрдән дә кунаклар бар. Пленар утырышны Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Эльмира Галимова алып барды.  Эльмира Галимова үз чыгышында исеме бөтен дөньяга яңгыраган әдипнең феномены турында билгеләп узды. Россиякүләмендә тоткан ролен сөйләде. 

ТР Фәннәр академиясенең президенты Рифкат Миңнеханов исә, Муса Җәлил шәхесенең бөеклегенә басым ясады. Җәлилне мәңгеләштерүдә галимнәрнең ролен билгеләп узды. 

- Бүгенге конференция үзенчәлекле каһарманнарны ничек мәңгеләштерүгә дәлил булып тора. Җәлил безне берләштерә, аның шәхесен һәрдаим искә  алып торырга кирәк. Юбилей уңаеннан төрледән төрле масштаблы гамәлләр башкарыла. Каһарман шагыйрь истәлеген саклаган музейлар эшли, һәйкәлләр бар. Аның иҗаты башка иҗатчыларны да рухландырып тора, - диде Рифкат Миңнеханов. 

Татарстан Премьер министр урынбасары Ләйлә Фазлыева залдагы яшьләргә мөрәҗәгать итте. Котычкыч тизлек белән бара торган тормыш яшәешендә тукталып, Җәлил кебек шәхесләрдән үрнәк алырга чакырды. Чыдамлык, намус, вөҗдан төшенчәләренең асылын аңларга чакырды. 

- Педагог, мөгаллимнәргә дә мөрәҗәгать итәсем килә, - диде Ләйлә Фазлыева. – Муса Җәлил үрнәгендә яшь буынны тәрбияләргә кирәк. Бала мәктәптән яки югары уку йортыннан Җәлилнең тарихи контекстагы ролен аңлап чыкса, ул ватанпәрвәрлек төшенчәсен яхшы үзләштерәчәк».

Пленар утырыштан соң конференциядә катнашучылар өч төркемгә бүленеп төрле секцияләрдә эшләделәр. 

1. Муса Җәлил турында тарихи хәтернең формалашуы һәм саклануы

2. Муса Җәлил тарихи һәм әдәби контекста

3. Сәнгать, илһамчы Җәлил

Биредә төрле өлкәләрдән  галимнәр үз чыгышларын әзерләгән. Конференциядән тулы репортажны «Мәгариф» журналының дөнья күрәчәк алдагы саннарыннан укый алачаксыз.  

Автор фотолары 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ