13 февраль 2026 яңалыклары
-
Регионнар диалогы: Татмедиа вәкилләре Донецк Халык Республикасы медиахолдингы генераль директоры урынбасары Наталья Хрусталева белән очрашты
Бүген, 13 февральдә, Донецк Халык Республикасы медиахолдингы генераль директоры урынбасары Наталья Хрусталева «Татмедиа» АҖ редакцияләре җитәкчеләре белән очрашты. Катнашучылар уртак проблемалар, хезмәттәшлек перспективалары һәм тәҗрибә уртаклашу мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Фикер алышу нәшрият эшчәнлеген үстерүнең актуаль мәсьәләләренә, җәмәгатьчелек фикерен формалаштыруда төбәк масса-медиасының роленә һәм Россия төбәкләре арасындагы хезмәттәшлекнең мөһимлегенә кагылды.
-
Җәлил берләштерә
Т.Ф. академиясенең М.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты бүген «Муса Җәлил Россиянең тарихи-мәдәни киңлегендә” дигән Бөтенроссия фәнни конференция уздыра.
-
Татарстанның 325 студентына уку өчен түләнгән акчаның бер өлеше кайтарылды
Республика урта һөнәри учреждениеләре студентлары (гомуми саны – 325) укуга түләүнең өлешчә компенсациясен кайтара алды. Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында искәрттеләр.
-
Җәлилнең кызы Люция Казанда
Муса Җәлилнең 120 еллыгы уңаеннан башкалабызда төрле чаралар оештырыла башлады. Әлеге уңайдан Казанга бөек шагыйрьнең Петербургта гомер итүче кызы Люция апа һәм оныгы Лилиан да килде.




