Регионнар диалогы: Татмедиа вәкилләре Донецк Халык Республикасы медиахолдингы генераль директоры урынбасары Наталья Хрусталева белән очрашты
Бүген, 13 февральдә, Донецк Халык Республикасы медиахолдингы генераль директоры урынбасары Наталья Хрусталева «Татмедиа» АҖ редакцияләре җитәкчеләре белән очрашты. Катнашучылар уртак проблемалар, хезмәттәшлек перспективалары һәм тәҗрибә уртаклашу мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Фикер алышу нәшрият эшчәнлеген үстерүнең актуаль мәсьәләләренә, җәмәгатьчелек фикерен формалаштыруда төбәк масса-медиасының роленә һәм Россия төбәкләре арасындагы хезмәттәшлекнең мөһимлегенә кагылды.
Очрашу үзара аңлашу һәм нәтиҗәле хезмәттәшлеккә юнәлгән җылы атмосферада узды. Яклар диалогны дәвам итәргә һәм төбәкләр арасында мәдәни элемтәләрне ныгыта торган яңа инициативаларны гамәлгә ашырырга әзер булуларын белдерделәр.
Автор фотосы





Комментарийлар