Логотип Магариф уку
Цитата:

Җәлилнең кызы Люция Казанда

Муса Җәлилнең 120 еллыгы уңаеннан башкалабызда төрле чаралар оештырыла башлады. Әлеге уңайдан Казанга бөек шагыйрьнең Петербургта гомер итүче кызы Люция апа һәм оныгы Лилиан да килде.

Бүген алар Татмедиада узган брифингта катнаштылар. Исегезгә төшереп узабыз, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең М.Хәсәнов исемендәге  Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты әзерләгән “Муса Җәлил. Энциклопедик очерклар” һәм Рәмил Исламовның “Муса Җәлил биобилиографик күрсәткеч” китаплары тәкъдим ителде.

- Петербургта шатланып яшәдем, анда мине беркем дә белми иде. Ә монда Казанда заманында мине эшкә алмадылар. Фәкать Мәдәният институтына укытучы булып урнаша алдым. Җиде фәннән укыттым. 16 ел биредә эшләдем, - дип сөйләде Люция ханым.

Люция Муса кызы Казанда еш кунак түгел. Татарстанга аларны әтисенең 120 еллыгы уңаеннан  Татарстан Фәннәр академиясе җитәкчелеге чакырган. 

Люция ханым әтисенә нык охшаган. Бу фактны ул үзе дә инкарь итми. «Әтигә охшашлыгымны Мусаны белгәннәр һәрвакыт әйтә иде, - ди Люция ханым. - Тышкы кыяфәт белән охшаш булу бер әйбер. Менә күңел белән туры килү мөһим. Кызымның улы ерак бабасын хәтерләтә, шундый нечкә күңелле. Әтием кебек музыка, кино, театр, китаплар укырга  яратам”.

Автор фотолары

Видео: https://t.me/magarifgaile/6269

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ