Казанда Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган чаралар узачак
2026 елның 15 февралендә татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Мостафа улы Җәлилнең тууына 120 ел тула. Казанда тантаналы чаралар узачак.
Гыйнвар аенда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллегиясендә «Муса Җәлил: батырлыкка күтәрелү» күчмә күргәзмә проекты тәкъдим ителде.
Экспозиция Татарстан Милли музее тупланмаларыннан фоторәсемнәрне, документларны, чорның типик предметларын һәм QR-кодлар аша карап була торган видеоматериаллар белән тулыландырылган шигырьләрне үз эченә ала. Февраль дәвамында күргәзмә IT-паркта, Камал театрында һәм КФУның ИФиМК бинасында эшләячәк, аннары республика районнарына юл алачак.
15 февраль көнне чаралар 11:00 сәгатьтә 1 Май мәйданында Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу белән башлана. Аннан соң Татарстан Республикасы Милли музее (Кремль ур., 2) конференц-залында традицион «Төп нөсхә» көне үтәчәк. Бу көнне музей фондларыннан «Моабит дәфтәрләре»нең оригиналы тантаналы рәвештә чыгарылачак һәм тамашачыларга тәкъдим ителәчәк.
Программа 12:00 сәгатьтә Ваһапов фестивале лауреаты Ирек Хаммадиев башкаруында «Җәлил» операсыннан өзек белән ачыла. «Моабит дәфтәрләре» төп нөсхәсен чыгару Татарстан Республикасы Росгвардиясе каравылы озатуында узачак. Реликвияне Социалистик Хезмәт Герое, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Стэлла Зәки кызы Габдрахманова тәкъдим итәчәк.
Сәламләү сүзе белән шагыйрьнең кызы Чулпан Мусеевна Җәлилова, шулай ук мәдәният һәм сәнгать вәкилләре чыгыш ясаячак. «Җәлил укулары» халыкара әдәби конкурсы җиңүчеләре шагыйрь әсәрләрен татар, рус һәм төрек телләрендә башкарачак. Чара «Муса Җәлил – батырлык һәм азатлык тавышы» күргәзмәсе буенча экскурсия белән тәмамланачак. Анда шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән бәйле документлар, кулъязмалар, шәхси әйберләр, шул исәптән 1930–1940 еллардагы Җәлиловлар гаиләсенең фотоальбомы тәкъдим ителә. Күргәзмә 22 апрельгә кадәр эшләячәк.
Шул ук көнне 13:00 сәгатьтә «Татаркино»ның «Батырлык гасырларда кала» документаль фильмы күрсәтеләчәк.
25–26 февральдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Җәлил укулары» Бөтенроссия фәнни конференциясе узачак. Чара КФУның ИФиМК базасында Татарстан Республикасы Милли музее тарафыннан оештырыла. Конференциядә музей белгечләре, тарихчылар, әдәбият галимнәре һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләре Җәлилнең әдәби мирасын XX–XXI гасырлар мәдәнияте контекстында өйрәнү, Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи хәтерне саклау, мемориаль мирасны тәкъдир итү һәм сугыш темасының сәнгатьтә чагылышы мәсьәләләрен тикшерәчәк.
Фото: ТР Милли музее матбугат хезмәте





Комментарийлар