Логотип Магариф уку
Цитата:

Җәлилнең юбилеена ике яңа басма чыкты

Бүген Татмедиада Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең М.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты әзерләгән ике басма тәкъдим ителде.

“Муса Җәлил. Энциклопедик очерклар” һәм Рамил Исламовның “Муса Җәлил биобиблиографик күрсәткеч” китаплары каһарман шагыйрьнең 120 еллыгы уңаеннан әзерләнде. 

– Татар халкының бөек улы калдырган мирасны без яшь буын әле дә барлыйбыз. Юбилей уңаеннан безнең институт Россия күләмендә зур чара оештыра. “Муса Җәлил иҗаты Россиянең тарихи мәдәни киңлегендә” дигән конференциядә аның тормыш юлы, иҗаты һәм мәдәнияттә тоткан урыны турында галимнәр чыгыш ясаясак. Конференциягә Россиянең төрле шәһәреннән вәкилләр киләчәк, – диде Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты җитәкчесе Эльмира Галимова. 

“Муса Җәлил. Энциклопедик очерклар”басмасының тиражы 500 данә. Биредә аның иҗаты, язмышы, аның исемендәге музейлар, һәйкәлләр, сәнгатьтә тоткан урыны тәкъдим ителә. Китап тарихи фотолар һәм куар-кодлар белән баетылган. Ә биобиблиографик күрсәткеч шулай ук кызыклы мәгълүматлары белән аерылып тора. Һәр ике басма бүләк форматында әзерләнгән.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ