Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» редакциясе Актанышка җыена

Ниһаять, «Укытучыңны котла, без бүләклибез!» акциясенә йомгак ясалды.

«Укытучыңны котла, без бүләклибез!» акциясенә бик күп котлаулар килде. Бәйрәм көннәрендә күпме кеше мөгаллимнәренә җылы сүзләрен җиткерде! 

Нинди генә хатлар юк иде алар арасында: үзләре иҗат иткән шигырьләр дә, күзләрне яшьләндерә торган җылы язмалар да! Аеруча укучыларның мөгаллимнәренә карата матур мөнәсәбәте, рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыгулары сөендерде.

Котлаулар арасында иң-иңнәрен сайлап алуы да җиңел булмады. Ә инде бәйге таләпләре буенча, шушы 22 котлау арасыннан иң яхшысын тавыш бирү ярдәмендә сайлап алырга кирәк иде. 

Җыелган тавышлар буенча, 43 процентка чыккан Алсу Саниева-Хуҗинаны җиңүче дип игълан итәбез. Алла боерса, редакциябез белән Актанышка кайтып, аның укытучысы - Хаҗиева Рамилә Әдип кызын котлап килергә ниятлибез! 

Барлык катнашучыларга да зур рәхмәтләребезне җиткерәсе килә!  Сезнең язмалар мөгаллимнәрегезнең күңеленә һичшиксез канатлар куйгандыр, рәхмәт сүзләрегез йөрәкләрен гел җылытып торыр. 

Киләчәктә дә мондый бәйгеләрне дәвам итәргә ниятлибез, безнең белән булыгыз!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ