Мактаулы профессоры исеме бирелде
КФУ профессоры Әлфия Шәүкәт кызы Йосыповага Бохара дәүләт университетының Мактаулы профессоры исеме бирелде.
Бу хакта Бохара дәүләт университеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлфия Йосыпова – танылган галим. Аның инициативасы белән Казан Федераль университетында «Мирза Улугбәк залы» һәм «Үзбәк теле почмагы» ачылды. Бохара дәүләт университеты белән күп еллар хезмәттәшлек итү дәверендә Әлфия Шәүкәт кызы яшь белгечләрне әзерләүгә зур өлеш кертте, фәнни эшләре дөнья күрде.
Фото КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының рәсми сайтыннан алынды
Комментарийлар