Мәскәүдәге бердәнбер татар мәктәбенә яклау кирәк
Мәскәүдә татар телендә белем бирелә торган бердәнбер мәктәп – Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемен йөрткән 1186 нче мәктәп тирәсендә шау-шу купты.
Хакимият, икътисади яктан уңайрак булуына сылтап, әлеге белем йортын 2010 номерлы зур мәктәп белән кушарга ниятли. «Шулай була калса, милли мәктәп уникальлеген югалтып, гади бер филиалга әвереләчәк», – дип чаң суга «Миллиард. Татар». Нәкъ менә бу мәктәптә Мәскәүдә рәсми рәвештә 1–3 сыйныфлар өчен «Татар теле буенча практикум» алып барыла, ә 5–6 сыйныфларга атнага ике сәгать татар теле укытыла. Актив гражданнар белем йорты гына түгел, ә милли-мәдәни үзәк ролен дә үтәгән милли мәктәпне саклап калу өчен петициягә имза җыя башлаган.
Фото авторы – нейрочелтәр.
Комментарийлар