Гөлнур Айзат – безнең горурлык!
(7 нче сыйныфта татар теле һәм әдәбияты дәресе)
Гөлгенә ШӘФИГУЛЛИНА,
Апас районы Ш. Галиев исемендәге Бакырчы мәктәбенең
I квалификация категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Дәреснең тибы: УМ кую һәм чишү.
Формасы: эзләнү.
Белем бирү максаты: (эчтәлек буенча) якташыбыз Г. Айзат турында мәгълүмат бирү, аның тормыш юлына, иҗатына күзәтү ясау;
(эшчәнлек буенча) mаблица, карmочка, текст, китап белән эш, читтән торып экскурсия ясау, аудиоязма тыңлау, терәк конспект төзү аша укучыларның сәләтен формалаштыру.
Бурычлар: логик фикер йөртү сәләтен үстерү; сөйләм телен һәм сәнгатьле сөйләмне камилләштерү; горурлык хисләре тәрбияләү.
УУГ (УУД) формалаштыру:
Шәхескә кагылышлы УУГ:
Пaтриотик тәрбия: туган телгә, тaнылган шәхесләргә карaта ярату, хөрмәт хисенә ия булу.
Рухи-әхлакый тәрбия: үзеңнең һәм иптәшләреңнең тәртибен бәяли белүгә әзер булу.
Эстетик тәрбия: сүз, җыр сәнгатен эмоциональ кабул итә алу; үз төбәгең белән бергә башка халыклар иҗатын да үз итү.
Физик тәрбия: үз сәламәтлегеңә җаваплы карау.
Метапредмет нәтиҗәләр:
Танып белү УУГ:
1. База логик гамәлләр: таныш һәм әлегә чаклы яңа булган билгеләрне ачыклау; күзәтүләр алып бару, эзлеклелек урнаштыру, табылган белемнәрдән нәтиҗә ясау.
2. База тикшеренү-эзләнү гамәлләре: бирелгәннәр буенча эзләнү эше алып бару; күзәтүләрдән чыгып, нәтиҗә ясый алу; үз фикереңнең дөреслеген дәлилләү.
3. Мәгълүмат белән эш:
Мәгълүмат эзләгәндә, төрле эш формаларын, методларын куллану; сайлау, анализлау һәм системалаштыру.
Коммуникатив УУГ:
- Аралашу: фикерне кабул итү, эмоцияләрне чагылдыру; телдән һәм язмача үз фикереңне җиткерү; диалогта катнашу; сораулар бирү, сорауларга тулы җавап кайтару; иптәшләр алдында чыгыш ясау.
- Үзара хезмәттәшлек: төркемнәрдә һәм аерым гына эшләү; рольләрне бүлешү; үзара аңлашу; фикерләрне гомумиләштерү; сөйләшүләр алып бару.
Регулятив УУГ:
1. Үзоешканлык: уку мәсьәләләрен кую; аерым гына, төркемнәрдә карарлар кабул итү; эшнең тәртибен-планын төзү.
2. Үзтикшерү: үзбәя, рефлексия формаларын белү; уңышларның һәм уңышсызлыкның сәбәбен аңлату; бәяләү.
3. Эмоциональ интеллект: үзеңнең һәм иптәшләреңнең хисләре белән идарә итү.
4. Үзеңне һәм башкаларны кабул итү: башка кеше фикере белән исәпләшү; җитешсезлекне тану.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Дәрес буенча:якташыбыз Гөлнур Айзат турында мөһим мәгълүматларны истә калдыру.
Шәхси: эшләү барышында үз-үзеңә төгәл бәя бирү алу.
Предметара:укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү; дәрестән тыш эшчәнлек, җыр дәресе белән бәйләнеш.
Кулланылган методлар: (иҗади характердагы) эзләнү, коммуникатив, әңгәмә, өлешчә проблемалы укыту.
Ярдәмче мотивлаштыру алымнары: «Терәк конспект», «Микрофон».
Төп алым: таблица, карточка белән эш, диалог, монолог, китап белән эш.
Дәрес барышы
1. Мотивлаштыру-ориентлашу. (2 мин.)
Максат: уңай психологик халәт тудыру.
– Хәерле көн, укучылар, исәнмесез. Кәефләрегез ничек? Минем кәефем дә бик күтәренке бүген. Дәресебезне:
«Теле татлы булганнарның дуслары күп.
Дуслар белән яшәү матур, җиңел(е)рәк.
Бер яхшы сүз мең яраны төзәтә ул,
Ташларны да эретә тел, җырлый йөрәк», –
дигән шигырь юллары белән башлап җибәрәсем килә. (Г. Айзат «Туган телне сөеп яшә!») (Слайд) Укучылар, әлеге юлларның мәгънәсен сез ничек аңлыйсыз? (Укучы җавабы.)
– Сезнең дусларыгыз бармы? Яхшы сүз яраны ничек төзәтә ала?
– Укучылар, белем алуда кешенең сәләте ярдәм итәме? Сезнең нинди сәләтләрегез бар? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)
2. Өйрәнелгән УМ искә төшерү. (2 мин.)
Максат: уйлау, фикерләү сәләтен үстерү. «Тау ягының танылган шәхесләре» темасы буенча укучыларның белемнәрен барлау.
– Укучылар, һәр якның танылган шәхесләре бар. Без алар белән горурланабыз, олы шәхесләр хөрмәтенә төрле чаралар үткәрәбез, дәресләрдә, дәрестән тыш чараларда аларның тормыш баскычларын өйрәнәбез.
– Әйдәгез, үзебезнең Тау ягы – Апас районының күренекле кешеләрен искә төшереп үтик әле. Сез кемнәрне беләсез икән? (Слайд)
Композиторлар – Җырчылар –
Сәхнә артистлары – Шагыйрьләр –
Галимнәр һ.б.
Карагыз әле, укучылар, безнең районнан, алай гына да түгел, туган авылыбыз Олы Бакырчы авылыннан гына да (Ш. Галиев, Т. Әйди) бик күп талантлы шәхесләр чыккан. Без алар белән, әлбәттә, горурланабыз. Алар истәлегенә төбәкара фестиваль-бәйгеләр оештырабыз.
3. УМ куюга әзерлек. (7 мин.)
Максат: туган тел (татар) әдәбияты, җыр дәресләрендә өйрәнелгән темаларны практикада кулланып, биремне үти алу, теманы ачыклау.
– Укучылар, үз ягыбызның талантлы шәхесләрен белү белән генә тукталып калсак – бер дә дөрес булмас. Башка районнарның да горурланырлык кешеләре бар. Шунысы кызыклы: аларның кайберләре – безнең уртак горурлыгыбыз! Менә шуларның берсе белән без бүген танышып та китәчәкбез.
– Теманы ачыклау өчен, мин һәр төркемгә дә берәр бирем тәкъдим итәм. Татар теле, әдәбияты, җыр дәресләрендә өйрәнелгән мәгълүматларга таянып, фотоларына карап, бирелгән шәхесләрнең исемнәрен каршыгызда яткан карточкалардан сайлап алырга туры киләчәк.
3.1. Төркемнәрдә эш бүленеше. (2 мин.)
– Әлеге биремне төркемнәрдә эшлибез. (Төркемнәргә әлеге бирем чыгартып та бирелә, слайдта күрсәтелә. Терәк карточкалар: Гөлнур Айзат, Тәүфикъ Әйди, Фирзәр Мортазин.)
Биремнәр:
а) Сәнгатьле итеп укы! Игътибар белән кара! Сорауга җавап бир!
Ул 1941 елның 1 маенда Мәскәү өлкәсенең Шатура районы Туголесский Бор бистәсендә туа. Бала һәм үсмер чагы Татарстанның Апас районы Түбән Балтай (1941–1951; 1955–1957), Олы Бакырчы (1954), Омск өлкәсенең Азов районы Төк (1951–1953) авылларында уза.
– Бу кеше сезгә танышмы? Сез аның белән кайда очраштыгыз?
б) Буа районы Кайбыч авылында туа. Аның җырларын белмәгән кеше юктыр. «Язлар килә», «Хуш инде», «Бәрәңге чәчәге», «Бер генә минутка», «Өзелгәнсең сиреньнән» һәм башкалар. Автор-башкаручы. Салават Фәтхетдиновка җырлар язучы. Сорау: кем турында сүз бара? Бер җырын җырлап бирсәгез тагын да шәп була!
в) Үз телемә һәрчак киңдер күңел түрем,
Әнкәемнән олы бүләк – туган телем.
Теле барның бардыр юлы, күркәм эше.
Туган телне сөеп яшә, газиз Кеше!
– Бүгенге дәресебезнең эпиграфы. Әлеге шигырьне ишеткәнегез бармы? Авторы кем булыр?
3.2. Төркемнәр чыгышы. (7 мин.)
(Укучылар чыгышлары тыңлана.)
– Укучылар, әлеге шәхесләрне барысын да нәрсә берләштерә? (Җаваплар төрле булырга мөмкин. Мәсәлән, танылган шәхесләр, уңышка ирешүчеләр, көләч йөзлеләр һ.б. ) Аларның бала чагы кайсы якларда үтә?
– Бик дөрес. Укучылар, Буа, Апас яклары танылган шәхесләргә бик бай. Безнең яклардан танылган композиторлар, артистлар, язучы-шагыйрьләр һәм башка танылган шәхесләр чыккан.
4. Дәреснең темасын ачыклау. (10 мин.)
– Укучылар, слайдка игътибар итик әле. Әлеге шәхесләрнең кайсысы Апас һәм Буа районнарының уртак горурлыгы икән? Төркемнәрдә фикерләшеп алыгыз, фикерегезне дәлилләргә дә онытмагыз. Шуннан чыгып, дәреснең темасын ачыклап китик. (Укучылардан сорау.)
– Без бүгенге дәрестә Гөлнур Айзат белән танышачакбыз. Гөлнур Айзат – Апас һәм Буа районнарын бәйләүче уртак горурлыгыбыз.
4.1. Теманы ачыклау. (2 мин.)
Максат: укучыларның яңа теманы ни дәрәҗәдә үзлектән аңлый алуларын бәяләү.
– Дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны һәм теманы язып куйыйк.
(Укытучы тактага яза, укучыларның матур язуына, дөрес утыруына игътибар итә.)
– Укучылар, дәрескә максатлар билгеләп алыйк әле. (Парларда киңәшеп, укытучыга телдән әйтәләр.)
4.2. УМ адымлап чишү. Теманы аңлау өстендә эш. (5 мин.)
– Шәхес белән танышу өчен, төркемнәргә түбәндәге эш төрләрен тәкъдим итәсем килә:
– 1 нче юнәлеш: читтән торып экскурсия (заочная экскурсия). 1 нче төркемдәге укучылар кабинетта урнашкан «Язучылар почмагы»на чакырыла. Анда Г. Айзатның китаплары, портреты, аның турында галимнәр тарафыннан әйтелгән фикерләр тупланмасы, тормышы белән бәйле фотолар һ.б. куелган күргәзмәлек урын ала. Укучылар, карап, укып, өйрәнеп, мәгълүмат туплыйлар.
– 2 нче юнәлеш: «Тормыш баскычлары», «Сүзләр һавасы». 2 нче төркемгә, Г. Айзатның биографиясе белән танышу максатыннан, авторның җыентыклары тәкъдим ителә. Укучылар шуның аша язучы белән таныша.
– 3 нче юнәлеш: «Эзләнү эше». Г.Айзат иҗат иткән шигырьләрне (аның сүзләренә язылган җырларны), әсәрләрне барлау. Бирелгән сылтамалардан эзләнү эше оештыру. «Балачак бәйрәмнәре» җырын табарга, башкарып күрсәтергә. (Ноутбук, китаплар, диск белән эш. Салмак кына музыка куела. Бирелгән вакыт аралыгында укытучы төркемнәр арасында йөри, эшкә юнәлеш бирә.)
4.3. Төркемнәр чыгышы.
– Вакыт чыкты. Сүзне 1 нче төркемгә бирик. Аларны тыңлау өчен, барыгыз да «Язучылар почмагы»на рәхим итегез, хәрәкәтләнеп, ял да итеп алырсыз. Сәламәтлек һәркем өчен бик кирәк. (1 нче төркем экскурсия барышында Г.Айзат турында белгән яңалыклары белән уртаклаша.)
– Афәрин. Экскурсия бик уңышлы булды. Рәхмәт, укучылар. Урыннарга утырдык.
– Сүзне 2 нче төркемгә бирик. (Укучылар «Тормыш баскычлары», «Сүзләр һавасы»н тактага элә. Берәм-берәм иптәшләрен шәхеснең тормыш сукмаклары белән таныштыра. Төркемдәге һәр укучы да катнаша!)
– Әлеге чылбырны истә калдырыгыз, укучылар, бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнашканда, алар сезгә ярдәм итәчәк.
– Укучылар, 2 нче төркем сезгә нинди яңалыклар җиткерде? Г.Айзат кайда туган, нинди уку йортында укыган? (1 нче һәм 3 нче төркем укучыларына сорау биреп, тыңлау дәрәҗәсен тикшерү.)
– Бик шәп, Г.Айзатның безнең Апас районыннан булуын ачыкладык. Онытмагыз, укучылар.
– Рәхим итегез, 3 нче төркем. Эзләнү барышында нинди шигырьләренә көйләр язылуын ачыкладыгыз? Шулар белән бүлешеп алыгыз әле. (Сөйлиләр, соңыннан 1–2 нче төркемнәргә сорау бирү, бергәләшеп, балачакта өйрәнгән «Балачак бәйрәмнәре» җырының 1 куплетын башкару.)
4.4. Нәтиҗә ясау.
Максат: төркемнәрдә алынган яңалыкларны берләштерә алуларына ирешү.
– Булдырдыгыз, укучылар. Инде фикерләребезне берләштереп алыйк. Кем ул Гөлнур Айзат? Ул кайда һәм кайчан туган? Апас, Буа районнары белән ничек бәйләнгән? Нинди шигырьләренә көйләр язылган? һ.б.
Игътибарлылыкка сорау:
– Укучылар, бүгенге көндә Гөлнур Айзатка ничә яшь? (65.)
– Димәк, юбилярлар рәтенә тагын бер язучыны өстәп куячакбыз.
5. УМ чишүне дәвам итү, ныгыту. (12 мин.)
5.1. «Терәк конспект» төзү.
Максат: тыңлау аша укучыларның белемнәрен бәяләү.
– Укучылар, хәзер мин сезгә Гөлнур Айзат турында аудиоязма тыңларга тәкъдим итәм. Һәрберегезгә «Терәк конспект»лар таратам. Тыңлау барышында конспектларны тулыландырып барырга кирәк булачак. Игътибар белән тыңлап утырыгыз, бер-берегезгә комачауламагыз. (Аудиоязманы тыңлау, индивидуаль эшләү.)
(Язучының исеме, фамилиясе) «Терәк конспект» | ||
1 | Язучының исеме |
|
2 | Туган елы |
|
3 | Туган авылы, районы, республикасы |
|
4 | Бала чагы |
|
5 | Шигырьләре |
|
6 | Җырлары |
|
7 | Тормыш иптәшенең исеме |
|
8 | Мактаулы исемнәре |
|
9 | Апас – Буа районы белән бәйләнеше |
|
5.2.Тикшерү, бәяләү.
Максат: укучыларның яңа теманы аңлау дәрәҗәсен тикшерү
– Әйдәгез, конспектларны тикшереп алыйк. (Укучылардан берәм-берәм сорала. Җавабы булмаган укучыларга иптәшләре тарафыннан ярдәм ителә.)
– Бик яхшы. Әлеге конспектларны дәфтәрегезгә куегыз, өй эшен әзерләгәндә ярдәм итәчәк.
– Укучылар, без бүген кем белән таныштык? Апас, Буа ягыннан тагын нинди шәхесләр чыккан?
6. Белемнәрне тикшерү. (2 мин.)
6.1. Сорауларга җавап бирү.
– Белемнәрегезне тикшереп алыйк. Слайдта сораулар бирелгән. Кем игътибарлы? (Укучылар урыннарда сыйныф эше дәфтәрләренә эшли.)
6.2. Бәяләү.
– Вакыт бетте. Эталон буенча тикшереп һәм бәяләп алыйк. (Слайдта бирелә.)
7. Эмоциональ рефлексия. (2 мин.)
– Кемнәр бу дәрестә уңышка ирештек дип саныйлар – үзләрен котлап кул чабалар. Афәрин, укучылар! Инде дәресебезгә куйган максатларга әйләнеп кайтыйк. (Максатларны берәм-берәм укыйлар, ирешелгән нәтиҗәләрне әйтәләр.) Димәк, куелган максатларыбызга тулысынча ирештек.
8. Өй эше. (1 мин.)
– Алдагы дәрескә өй эшен тәкъдим итәм. (Аңлатыла.)
– Г.Айзат тормышы буенча төзелгән паспортны истә калдырырга.
– Тема буенча 2 сорау әзерләп килергә.
– Г. Айзатның балалар өчен язылган бер шигырен сәнгатьле итеп укырга, төзелеше ягыннан тикшерергә. (Яки хикәясен укырга, сюжетын белергә.)
– Дәресебез тәмам. Актив атнашуыгыз өчен рәхмәт, киләчәктә уңышлар телим.
Комментарийлар