Бер язмыш көзгесендә халык язмышы
КФУның «Мизгел» яшьләр театры Гөлүсә Закированың «Энекәш» әсәренә нигезләнеп, бик матур һәм мәгънәле әдәби-музыкаль композиция әзерләп тамашачыларга тәкъдим итте. Еракта кайнаган яу сулышын бик нечкә итеп безнең алдыбызда ачтылар.
Миләүшә Хәбетдинова, әдәбият белгече, филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты
КФУның «Мизгел» яшьләр театры Гөлүсә Закированың «Энекәш» әсәренә нигезләнеп, бик матур һәм мәгънәле әдәби-музыкаль композиция әзерләп тамашачыларга тәкъдим итте. Еракта кайнаган яу сулышын бик нечкә итеп безнең алдыбызда ачтылар.
Әсәргә килгәндә, эчтәлеге тормыштан алынган, шуның белән күңелләрне кузгата. Гөлүсә Закированың энесе аның куеп барган постлары, журналист язмалары аша бик күп кешегә таныш иде. Туганы аның фотолары белән, тормышында булган вакыйгалары белән оператив таныштырып барды. Ир-егет үзе дә сизмәстән кыска гына вакыт эчендә һәрберебезгә якын кешегә һәм исән чакта ук татар халкының горурлыгына әйләнде. Күргәзмәдәге портреты әле дә күз алдында. Яуда һәлак булучыларның һәрберсе халыкны тетрәндерде һәм бу уртак фаҗигага әйләнде. Яшьләр дә спектакль аша әлеге хисләрне тамашачыга җиткерергә тырышты. Материалны җан аркылы үткәреп, җиренә җиткереп, сәхнәдә конфликтларны куертып уйнадылар. Илнур Закировның рухы шат булсын! Бер язмыш көзгесендә халык язмышы нык яктыртыла.
Әсәр беллетристик рухта язылган. Әлбәттә, мондый вакыйгаларны дистанция тугач кына, җитди итеп, әдәби яктан эшкәртеп тасвирларга була. Әле бу әсәрнең караламасы гына. Яуга багышланган беренче эпик әсәр язу омтылышы белән туган әйбер. Шигырьләр, җырлар инде күп булды, ә эпик әсәр – беренче. Ул көндәлек материалларга, хатирәләргә таянып язылган. Үз башыннан үткән, үз күзе белән күргән тормыш авазы.
Үз вакытында мине Рүзәл Мөхәммәтшин шигыренең эчтәлеге һәм образлары тетрәндергән иде. Гөлүсә Закированың әсәрен укырга бик авыр булды. Гади авыл егетенең язмышы. Тәбәнәк буйлы Физик үз җилкәсенә ике яу йөген күтәрергә каян көч тапкан? Кайсы фотога карасаң да, күз карашы гел моңлы иде аның. Моң һәм бу тормыштан арыганлыгы нык сизелә иде. Язмыш... Туганнарына сабырлык...
Әсәрнең төп проблемасы – адәм баласы ниләр генә кичерми, ниләр генә йөртми сине бу дөньяда. Язмыш хронотобы цикл характерында. Бу сюжет линиясе әсәрдә зираттагы үләннәргә багышланган лирик чигенү белән тәмамлана. Яшәү һәм үлем, кеше хисенең мизгеле һәм мәңгелек. Сабантуй хронотобы – мәйдандагы көрәш, яу кырындагы чын көрәшкә әйләнә. Әле бу темалар әсәрдә эскиз гына. Нечкә тоемлык белән очраклы хәлдә табылган, үстерүне таләп итә.
Гаделлек һәм гаделсезлек темасы әсәрнең композициясенә йогынты ясаган. Персонаж системасында капма-каршы штаб офицерлары һәм гади солдатлар ике эпизодта яктыртыла.
Туган як темасы Сибгат Хәким шигырьләре, Гадел Кутуйның «Сагыну» нәсере рухында үсеп килә. Фольклор образлары да бик урынлы. Әни һәм ул сюжет линиясе ныгып килә. Бала язмышы – ил язмышы белән төенләнә. Әти исә картларга таяныч темасына әйләнә. Авыл тормышының гади күренгән мәшәкатьләре бүгенге заман вакыйгаларына контраст булып тасвирлана. Әсәрнең төп композициясенең принцибы – яу кыры һәм тыныч тормыш капма-каршы бирелгән.
Бер гаилә тарихы фонында Саҗидә гаиләсе фаҗигасы белән үстерелә, контрактник Рафил Гыйльманов монологы белән көчәйтелә. Тыл һәм яу кыры, туган як һәм чит җирләр, штаб офицерлары һәм чиновниклар битарафлыгы параллельләре туган. Күзәнәкләр дөрес табылган, ләкин әле әдәби яктан эшкәртүне таләп итә.
Тормыш тәҗрибәсе темасы да бик урынлы. Төп геройның әтисе улын җир кешесе итеп тәрбияләгән, ә язмыш аның алдына Ватанны саклау эшен йөкли һәм ир-егет батырларча, зур авырлыклар кичереп, исеменә тап төшермичә, бу авыр йөкне тарта. Әсәрнең финалы ачык...
Гөлүсә Закированың бу әсәре үзенең документальлеге белән кадерле. Буш сүз, лозунглар лакировкасына каршы ул безгә бу яуның ни дәрәҗәдә якын һәм ерак булганын ача алган. Бер эпизод та уйдырма түгел. Үз күзе белән күргән, җан аркылы үткәргәннәрдән тора. Хәсрәт белән тулы җанны бушату юлы. Киләчәктә бу материал нәтиҗәсендә Физик, Бабайлар турында, аларның батырлыгы, фаҗигасы турында җитди зур проза әсәре туар дип ышанабыз. Беренче адым ясалган. Нык адым. Бу материал нигезендә «Мизгел» яшьләр театрының режиссёры Илфак Хафизов һәм сценарий авторы КФУ доценты, филология фәннәре кандидаты Гөлфия Гайнуллина ярдәме белән драматик әсәр тууына шаһит булдык.
Гөлүсә Закированың «Энекәш» китабы презентациясе
Гөлфия ГАЙНУЛЛИНА,
КФУ доценты, филология фәннәре кандидаты, студентларның «Рухият» фәнни түгәрәгенең җитәкчесе
Төп слайд – китапның тышлыгы. 1 нче слайд. Китапның 3 нче бите.
Айзат (китапның 3 нче битеннән укый). 2022 елның февралендә махсус хәрби операция башлану турында хәбәр ителде. Көзен өлешчә мобилизация турында игълан булды. Октябрь-ноябрь-декабрь айларында беренче дулкында Татарстан егетләре дә, өч эшелонга төялеп, хәрби бурыч үтәргә Украина ягына юл тотты.
Зилә (китапның 3 нче битеннән укый). Һәр гаиләнең үз тарихы. Һәр геройның үз язмышы. Вакыйгалар урыннары билгеле бер сәбәпләр белән төгәл күрсәтелмәсә дә, һәр геройның үз прототибы бар.
Төп слайд – китапның тышлыгы.
Айзат. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, мөхтәрәм Гөлүсә Рәүф кызы, мөгаллимнәребез, студентлар! Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы уңаеннан бүген без язучы, журналист Гөлүсә Закированың «Энекәш» исемле китабын тәкъдир итү чарасына җыелдык.
Зилә. 2025 елның март аенда язучы, журналист Гөлүсә Закированың «Казан утлары» китапханәсе сериясендә махсус хәрби операциягә мобилизацияләнеп киткән энесе Илнур Закиров һәм башка егетләрнең үткән юлын тасвирлаган «Энекәш» китабы дөнья күрде. Чарабыз повестьның беренче бите белән ачылып китте.
Слайдларда Илнур Закировның яшь чагы, аннары хәрби киемдә, туганнары, дуслары белән фотолар.
Айзирәк (Әминә). Бу борынгы бина ишеген ачар өчен, әбиләр әйтмешли, җен көче кирәктер. Әминә шушында керергә, үз сорауларына җавап табарга һәм, ниһаять, гаиләсенә килгән борчуларны хәл итәргә тиеш иде. Әйтергә генә җиңел. Моннан да борып чыгарсалар? Белмим... Аның энекәшен 3 көн дигәндә җыеп алып китеп, ай буе хәрби укуларда булган Татарстан егетләре белән бергә Белгород өлкәсенә озаттылар. Кулында ни паспорты, ни симкасы, ни акчасы, ни җылы киемнәре юк. Подъезд эче караңгы иде...
Офицер Җиһангиров Әминәнең гозерен шунда ук аңлады.
Айзат (Офицер Җиһангиров) Паспортын, отпускка кайткач, яңаны ясатыр, аны таба алмассыз инде хәзер. Эксподан егетләрне озаткач, өч КазАЗга төяп, чүп чыгарып түктеләр. Шунда булуы ихтимал. Жетонын да, калган документларын да урында җайларбыз. Кайсы полк? 1234? 3 нче батальон? Хәзер командирларына чыгам... Алло? Майор Җиһангиров элемтәдә. Рядовой Фазылов исемлектә бармы?
Кәрим (Әмир). Бу вакытта Әмир Фазылов хәрби палатканың бер почмагында буржуйка урнаштыра иде. Төтене суырмый, морҗасына корым утырган, ахры. Учебкадан җебеп, лыч булып кайткан юеш итекләрне киптерер өчен уңайлырак итеп рәшәткәләр әмәлләп куярга кирәк. Командир рөхсәт итсә, уң яктагы посадкадан утын, чыбык-чабыклар җыеп кайтасы иде, төнгегә кирәк булыр. Инде озакламаслар, әзерлек 100 процент булсын, бүген йә иртәгә тегендә – чикнең аръягына керәбез, диде командир.
Илнар. Поездда барган хәлләрне искә дә аласы килми. Оркестр белән озаттылар. Рюкзакларга кирәк-яраклар төяделәр. Ярамаса да, каяндыр эчәргә аракысы да табылып торды. Канны кыздыра торган сыеклык йоткан саен батырлана бардылар, кул уйнатулар, «разборкалар» китте. Холкына карап, позывнойлар да тагыла барды. Беләк уеннарыннан читтәрәк торган, көнгә биш тапкыр кыйблага намазлыгын көйләгән Идрискә «Бабай» диделәр. Авыл малае Фазыловның чыбыклар тоташтырып, ут кертүен, телефон тоташтыруын һәм әллә нинди идеяләр белән янып йөргәнен күреп, бер көн Бабай сорап куйды:
– Каян беләсең син боларны? Мәктәптә бишкә генә укыдың мәллә?
Кәрим. Так тучны, Бабай! Укытучым Миләүшә апага рәхмәт! Аннан университетта да физика факультетында укыдым мин...
Илнар. Ничё се! Әйтәм аны... Коеп куйган Физик!
Кәрим. Ябышты да калды. Менә бүген алар кич нарядта булырга тиешләр.
Слайдларда Илнур Закировның яшь чагы фотолары.
Айзат. Илнур Рәүф улы Закиров 1982 елның 13 гыйнварында Татарстанның Апас районы Кече Болгаер авылында дөньяга килә. Абыйсы, ике апасы, энесе бар. 1998–2001 елларда Казан дәүләт педагогика университетының физика факультетында белем ала. «Физик» дигән позывное да шуннан. Укудан соң армия чоры. Физик Чечня сугышына эләгә. Яуның ачысын татый. Дусларын, көрәштәшләрен җирли. Исән кайта.
Зилә. Аннан туган авылында җан азыгы таба. Атлар ярата. Авылның терәге – ялгызларга, картларга ярдәмче, чишмәләр савыктыручы, кул эшен белүе белән таныла.
Айзат. 2022 елның 21 октябрендә мобилизацияләнә. 1234 нче полк, 3 нче батальон, 10 нчы рота, 4 нче взводында хезмәт итә. Рядовой-пулемётчы, соңрак сапёр ярдәмчесе була.
«Солдатлар» көе яңгырап ала.
Кәрим. Телефоннан сөйләшүләрне катгый рәвештә тыйдылар. Алай гына түгел, телефоннан симка һәм аккумуляторларын аерып куярга дигән приказ да бирелде.
Илнар. Икенче көнне каты шартлау тавышына уяндылар. Күз ачып йомганчы, егетләр коралларына ябышты.
– Столовкага снаряд җибәргәннәр. Туры прицел. Берничә егет, Интернет кушып, телефоннан сөйләшкән, менә азагы ни...
Кәрим. Ул көнне полктан 200 тамгалы беренче йөк китте. Берьюлы өчәү! Хәрби уеннар гына түгеллеген янә аңлап, берәү дә сөйләшмәде. Чигәләрдә беренче ак чәчләр, маңгайга яңа сыр өстәлде.
«Солдатлар» көе яңгырап ала.
Айзат. Уен гына түгел шул. Команда буенча полктан беренче булып, 3 нче батальон Украина чигеннән эчкә керергә дигән фәрман алды. Ул көнне дә яңгыр койды.
Зилә. Юл. Алда – билгесезлек. Кая барганын, нишләп йөргәнен чамалаган авыл малайлары, төнге караңгылыкны ертып, юлга кузгалды. Бабай пышылдап кына дога укыды. Яңгыр шыбырдавыннан көчлерәк тоелды ул. Шул мизгелдә солдатның йөрәк каккан тавышына бисмилла авазы кушылды. Аяк астындагы чит-ят туфрак ләме дә, тәгәрмәч әйләнгән саен, «Хәерле булсын юллары!» дип тели иде шикелле...
Слайдларда авыл фотолары.
Кәрим. Авылда Сабан туе гөрли. Клуб хезмәткәрләре концерт куя. Үзешчән артист апалар, сәхнәдән халык арасына төшеп, «Зәлидә» уйната башладылар. Арада хәрби киемле бер егет тә бар иде, йөзе каракучкыл, яшь чыраенда җыерчыклары да күренә. Кепкасы йөзен каплаган, карашын чамалап булмый. Әмма ул махсус хәрби операциядән ялга кайткан, ул – герой. Аңа карап кына торасы, хәлен сорыйсы, аның кайтуына сөенәсе, шатлыгын уртаклашасы килә. Янәшәсендә чибәр генә, мөлаем бер кыз. Кырыйдан караганда, Ләйлә белән Мәҗнүн кебек инде болар.
Зилә. Якташлар, Сабан туе кунаклары! Бүген безнең бәйрәмебездә батыр егетебез – Айдар Сабиров та катнаша. Сәхнәбез түренә чакырыйк әле үзен. Рәхим итегез!
Кәрим чыга. Артур Хәсәнов башкаруында «Киек каз юллары» җыры яңгырый.
Кәрим җыр сүзләрен телдән кабатлый.
Җаным моңнар тулы, әйтер сүзем калды.
Бермәлне барысы югалды, югалды.
Кайларда, кайларда, бүген син кайларда?
Кайдан эзлим сине, кояшта, айларда?
Киек каз юллары югары, югары...
Исемең кабатлап саныймын йолдызларны...
Әминә. Вакытлыча ялга кайткан СВОшникның тавышы да, җыры да матур иде. Халык мәхәббәте менә нинди була икән!
Читтә басып торган Зилә янынарак килә.
Сәхнә янәшәсендә читтәрәк басып торган хатынны күрми калырга мөмкин түгел иде. Ул бу агымга кушылмый, ул елмаймый һәм хәтта кул да чапмый. Тукта, хәрби прокуратурада апасының хәбәрсез югалган улын таптырган хатын лабаса бу! Исәнләшергә кирәк, яхшы түгел. Туганы исән булса гына ярар иде. Борчылуы юкка булган, син кем дип аптыратып тормады ул, күңелендәгесен тиз генә, хәтта бер сулышта бушатты да салды.
Зилә. Хәбәре юк. Елдан артты. Кая гына бармадык. Әсирлектә булуы бар дигән өмет йөртә. ДНК өчен анализлар тапшырды әти-әнисе...
Айзат. И адәм баласы! Ниләр генә кичермисең, ниләр генә йөртми сине бу дөньяда. Әнә кемдер мәйданда бил алыша, кемдер кәмиттә әйләнә, кемдер баласының батутта сикергәнен биш күзләп күзәтә, кемдер исерек ирен каезлый, кемдер кушылып җырлап күңелен бушата. Берәүнең дә чиләге буш түгел, һәркем үз йөген күтәрә.
Артур Хәсәнов башкаруында «Киек каз юллары» җыры янәдән яңгырап ала.
Кәрим (үзалдына моңлана).
Киек каз юллары югары, югары...
Исемең кабатлап саныймын йолдызларны...
Алсызыктагы егетләрдән барыгызга да кайнар сәлам! Алар миңа бер бурыч йөкләп җибәрде. Кайткач та, үз сүзең әйт, диделәр. Менә шул. Сезнең каршыда әйтәм. Ләйлә, син минем хатыным булырсыңмы? Кияүгә чыгарга ризамы?
Слайдта МХОдан фотолар.
Илнар. Егетләр, иң беренче итеп, яшәр өчен блиндаж кордылар. Җирне казып, посадкалардан җыеп кайткан агач ботаклары, бүрәнәләр тезеп, каркас ясадылар. Эчке яктан стеналарына җылылык саклый торган фольга түшәделәр, сәкеләр ясап, йокы урыннары көйләделәр. Яңгырлы-карлы көннәрдә окоп казырга йөрделәр. Шулай куркынычсызрак икәнен егетләр үзләре дә белә, яңгыр яуганда, «птичкалар» очмый.
Кәрим. Аннан коралланып, позициягә чыга башладылар. 5 чакрымда – каршы як. Приказ булса яки алар атыш башласа, билгеләнгән урынга төбәп атасың да атасың. Патроннар беткәнче. «Птичка»лар йөри башласа, окопка сикерәсең. Бер-ике генә йөрсә атарга ярамый – син утырган ноктаны чамалар өчен җибәрелгән разведчиклар гына булуы да ихтимал.
Илнар. Эчкәрәк үткән саен, ашау ягы такы-токыга әйләнде. Штаб биш чакрым ераклыкта. Ашханә дә шунда. Баштарак ашарга машина белән кертәләр иде. Тик яңгырлар ява торгач, позициягә бара торган юл тәмам сазга әйләнде. Башта батып калып, аннан дрон һөҗүменә юлыккач, ризык илтүдән бөтенләй баш тарттылар. Җитмәсә, штабтан башы чыкмаган комбат Батров: «Ашыйсылары килсә, җәяүләп үзләре килсеннәр», – дигән. Моңа каршы взвод малайлары яхшы гына сүгенде. Бер тәлинкә аш өчен мина басуыннан йөгерергә безне кем дип белә ул, диделәр.
Кәрим. Икенче тәүлек китте бит, икенче... Башка вакытта ашарга булмаса да, коралларга кытлык юк иде. Бетте, алары да бетте. Ярдәм дә юк. Оныттылар Физикны. Беткән, 200 булган дип уйлыйлар микән? Әллә инде махсус мишень итеп тоталармы? Бу кадәр дрон һөҗүменә тулы бер взвод та каршы торырлык түгел ләбаса. Инде буялып, юеш ләмдә аунап, карар җире калмаган Әмир кесәсен капшап карады. Граната. Ахыр чиктә шуның алкасын тартасы гына кала. Шуны белегез: әсирлеккә төшә торганнардан түгел Физик энегез!
Слайдларда әнисе һәм әтисе белән төшкән фотолары.
Айзат (Кәримнең уйларын арттан сөйли). Әни, әнкәй... Хәтерлисеңме, мин армиягә киткәндә, ипи катысын сындырып каптырган идең? «Улым, бу кисәкне мич башына куям, кибеп бетсә дә, сине көтәр, ашап бетермәгән ризыкларың кайтарыр туган нигезгә», – дигән идең... И әни, бу юлы елап калдың шул, ипи сыныгын кесәмә салып җибәрергә дә онытыбрак җибәрдең.
«Әниемә» җыры яңгырап ала.
Кәрим. Бүген нишлисең икән? Юка пешерәсеңме? Һай, аның тәмлелекләре! Кайнар юканы сындырып, сөт белән ашап куйсаңмы? Көне буе йөртерлек ризык бит ул, әни. Улым еракларда ятып калды, дип, бик елама инде, яме. Менә бу пычрак, хәсрәт тулы окопларны ләгънәт орсын! Ләгънәт орсын! Лә иләһә иллаллаһ...
Өченче ноктадан ут ачтылар. Ул да түгел, таң сызылган офыкта бер төркем егетләр шәүләсен чамалап алды Әмир. Алмаш килә! Алар килеп җиткәнче чыдарга була болай булгач. Була... Сулим! Ай, маладис! Иптәшләргә хәбәр иткән. Хәбәр итә алган...
«Әниемә» җыры яңгырап ала.
Илнар. Позициядә ни көтәсен беркем белми – кайсы яктан сюрприз очып чыгар менә. Әнә чыгып барганда, бер иптәшләре «лепесток»ка басты, көзге яфрак арасында барын да абайлап бетерә аласыңмыни – егетне алып кына очырды.
Кәрим. Ул да түгел, Әмирне дә бүрәнә белән китереп сылагандай булды. Бер мизгелдә баштан йөз төрле уй үтте, аяклары урынында, тик селкетерлек хәле генә юк. Снаряд кыйпылчыгы аркасына эләккән икән, броник саклады, юк, әнкәсенең догалары, мөгаен...
– Лә иләһә иллаллаһ...
Илнар. Физик, вставай, быстро, надо бежать. – Сулим тавышы бу. Айнытып җибәрде. Тик басарлык хәле юк.
Кәрим. Бар, Сулим, булмый, мин соңрак, үзем...
Айзат. Тагын бер шартлаган тавыш. Бу юлы аягын гына түгел, үзәген өзеп алырлык авырту кисеп үтә. Снаряд кыйпылчыгы эләккән чалбар ертыгыннан шаулап, кайнар кан ага. Ләкин баш эшли әле: ул, биленнән каешын суырып алып, жгут сала. Тагын теге умарта күче безелдәгән тавыш. Рюкзакларын аркасыннан алып атып, янәшәдәге ермакка тәгәрәүдән башка чара тапмады ул. Өстенә ике мәет каплап исән калган сугышчыны берничә сәгатьтән табып алдылар.
Илнар. Физик, син исән?
Кәрим. Куда я денусь, Сулим. Тәмәке бир әле.
Илнар. Нинди тәмәке? Врач кирәк сиңа.
Кәрим. Ничава, безгә ни булсын, утта янмый, суда батмый торган татар каны бездә.
Илнар. Ладно, не умничай. Бронежилетыңдагы кыйпылчыкны күрдеңме? Сакламаса бетә идең, малай. Госпитальдән кайткач, тәмле итеп, бәрәңге кыздырып ашатырсың, яме.
Кәрим. Ярар, брат. Минем кесәдән уколны алып када әле. Менә рәхмәт. Мондагы 200 ләр турында штабка әйтергә кирәк. Хет кешечә алып чыгып җирләсеннәр иде. Аларны да кемдер көтә бит...
Слайдта видео. Тавышсыз гына. Кое казулары белән бәйле видео.
Айзат. Ике атнага, берәр айга алсызыкка керүләр ешайды. Андый чакларда иң читене – су булмау. Ничәшәр чакрым куркыныч зонадан җәяү йөгереп үткәндә, су күтәрәсеңме, башкасынмы дигәндәй... Суны сазлыклардан җыеп сөзәргә өйрәнделәр. Биш литрлы шешәнең башын кисеп алалар да, эчкә каратып, капкачына кечерәк кенә тишек тишеп, катлы-катлы итеп юыну наборындагы салфеткаларны куялар. Берничә кат сөзгәч эчәргә ярый инде шунда. Кая барасың. Берсендә «птичка»лардан кача-кача, анда-санда блиндажларда бөкрәеп утыра-утыра, 5 тәүлек чыктылар алар тылга. Менә шунда түшәмдәге туфрактан чүпрәккә дым җыеп, тамчылап сыгып эчкәннәр иде. Гуманитарка белән килгән шәмнәр, киптерелгән ашлар нык коткара.
Слайдта алар белән яшәгән мәче фотосы.
Кәрим. Җәйгә чыккач, блиндажга еланнар кереп интектерде. Ничек котылырга белмәделәр. И, Аллаһның рәхмәте киң бит инде аның, шул көннәрдә аларга бер мәче ияләште. Ул килүгә, еланнар юкка чыкты бит, рәхмәт төшкере! Бу мәче кыр шартларына ияләшеп беткән инде, назланып тормый, биргәнне ашый, сәкегә тезелешеп яткан солдатларның аяк арасына сузылып ятып йоклый. Көннәрнең берендә балалады да, мәче балалары белән уйнау сугышчылар өчен үзе бер юанычка әйләнде.
Илнар. Мәче белән уртак тел тапсалар да, егетләрнең яңа билгеләнгән старшина белән борчагы пешмәде. Авыл егетләренә үзгә бер ачуы бармы шунда, нинди авыр, куркыныч задание була – боларга йөкли. Егетләр алсызыктан кайтырга өлгерми – хәл алырга да ирек бирми, юк-бар эш кушып җәфалап бетерә. Каны кызу Сулим чыдамады, старшинаны диварга терәп: «Җитте сиңа!» – диде. Диюен диде, үчле старшина икенче көнне үк үпкәләтүчесен штурмга билгеләде. «Приказ!» – диде.
Кәрим. Икенче көнне аларга ярдәмгә 4 нче взвод та керде. Исәннәр арасында Сулим күренмәде. Алынган позициядә Сулим торган ноктаны эзләп тапты Әмир. Тик... «Солнцепёк» туры бәргән – химик коралдан болайрак, дустын танырлык та, җыярлык та, җирләрлек тә түгел.
Физик чарасызлыктан ыңгырашып, куеныннан дустының кулонын тартып чыгарды. Һәм әрнегән йөрәген учына тотып, 8 чакрым йөгерде дә йөгерде...
Айзат. Фазылов, Гыйльманов, Исаев – сезгә приказ, бүгеннән 3 атна отпуск! Төнге 11 дә тылга чыгарга кузгаласы. Машина була. Хәерле юл!
Зилә. Туган якның шифалы һавасын, әнкәсенең сөтле чәен, әткәсе яккан мунчадагы каен себеркесенең хуш исен күзаллап, Әмир яшьләрен тыя алмады. Юату да кирәкми, жәлләү дә. Ул тулышкан, ул арыган иде. Канат үстерә торган сүзләр иде бу: туган якка кайту!
Иркә башкаруында «Бары тик саубуллашу» җырының беренче куплеты. Слайдта Илнурның әти-әнисе фотолары, очрашулардан төзелгән видеоколлаж тавышсыз гына.
Зилә. Заһидә апа казларын өй каршындагы күлгә бер куып чыгарды, бер кертте. Яулыгын әбиләрчә түгел, өчпочмаклап бәйләгән 75 яшьләрендәге карчык җил-җил йөри. Тал ботагыннан таяк сындырып, кулына тоткан, очына полиэтилен пакет асып куйган да бер хуҗалык урыны кебек кенә буаның әле аръягына әйләнеп чыга, әле бу ягына. Инде бәпкә йоннары арасыннан тырпаеп канат чыгара башлаган казлары аны һич кенә дә аңлап бетерми, кыйгыл-кыйгыл муеннарын сузып, каударланып йөзә бирәләр. «Әле генә чыгардың бит, әбекәй, нигә кирегә куалыйсың?»
Айзат. Рәкыйп абзый ике кулы белән таягына сөялде. И-и, гомерләр диген. Җил-җил килеп, каз куалап йөргән карчыгы кайчандыр авылның беренче чибәре иде бит. Аның толымнарының калынлыгы... 5 бала үстереп, бишесе биш якка таралып бетте. Каладан әйләнеп кайткан Әмир аларның таянычлары иде. Янәшәдә булгач, китүен авыр кичерде бугай карчыгы. Кайтыр дигәнне дә инде ишетми шикелле...
Зилә. Улым!
Айзат. Атасы өстәл артыннан чыга алмый азапланды, аннан түбәтәен эзләргә кереште. Бертуктаусыз тамак кырды. Күзләрен ышкып алды.
– Кайттыңмы?
Кәрим. Кайттым, әти. Ялга. 3 атнага.
Айзат. Әйбәт булган. Сарык астын чыгарасы бар. Печән кертәсе. Абзар идәнен тазартасы – 2 сайгагы сынган. Ялгыш бассаң, аягың сынуы да бар. Бәрәңгене күтәрергә вакыт, атуса эт эчәгесе баса...
Иркә башкаруында «Бары тик саубуллашу» җырының соңгы куплеты.
Айзат Айзирәккә. Сез Физикның апасы икән, нигә әйтмәдегез...
Айзирәк. Әминә өмет тулы күзләре белән егеткә бакты. Аның куркынган күзләрен күреп, Айдар тизрәк тынычландырырга ашыкты.
Айзат. Исән ул, исән... Тик бүген алар взводын штурмга аттылар. Аннан чыккач шалтыратыр, хәбәр бирми калмас. Без барыбыз да алар өчен йодрыкларны төйнәп, теләп торабыз.
Зилә. Машиналарга утырып, юлга кузгалдылар. Күңелгә тулган күрешә алмау көенече һәм өмет... Өметле хатлар һәм дога. Аллага тапшырдык...
Айзат. Илнур Рәүф улы Закиров 2023 елның апрелендә яралана, госпитальдә бераз дәвалангач, кабаттан яу кырына озатыла. 4 ярчыкның икесен сөяккә якын урнашу сәбәпле, кыр шартларында алырга базмыйлар, үзе белән китә. 2024 елның декабрендә кабат яралана, ботыннан пуля үтәли чыга. Штурмнан эвакуация вакыты 5 тәүлеккә сузыла. Шул яраланудан чираттагы ялга кайтырга приказ чыккач, инде җыенгач, ни сәбәпледер, егетләрне алсызыкка кертәләр. Физик шул керүдә минага эләгә. 2025 елның 21 гыйнварында татарның батыр улының гомере өзелә. 28 гыйнварда туган авылы зиратына җирләнә.
Зилә. Һәлак булганнан соң, Илнур Рәүф улы Закиров «Махсус хәрби операциядә катнашучы», «Батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнә.
Айзирәк. Физииииик! Энекәәәәш!
Кәрим. Улым еракларда ятып калды, дип, бик еламагыз инде, яме, туганнар. Менә бу пычрак, хәсрәт тулы окопларны ләгънәт орсын! Ләгънәт орсын! Лә иләһә иллаллаһ...
Слайдта Илнур Закировның соңгы видеосы.
Венера Ганиева башкаруында «Җиңү килә» җыры.
Слайдта фотолар.
Зилә. Хөрмәтле кунаклар! Сез «Мизгел» яшьләр театры артистлары башкаруында Гөлүсә Закированың «Кайтырга дип китәм» әсәреннән өзек карадыгыз.
Айзат. Ә хәзер сүзне язучы, журналист Гөлүсә Закировага бирергә рөхсәт итегез. Рәхим итегез, Гөлүсә ханым. (Сүз бирелә.)
Зилә. «Энекәш» – Гөлүсә Закированың «Казан утлары» китапханәсе сериясендә дөнья күргән 28 нче китап. Биредә безнең белән «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе, күпчелек китапларның, шул исәптән «Энекәш» китабының да мөхәррире, язучы Ландыш Әбүдәровага сүз бирергә рөхсәт итегез.
Айзат. Хөрмәтле кунаклар, мөгаллимнәребез, студентлар! Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы уңаеннан бүген язучы, журналист Гөлүсә Закированың «Энекәш» исемле китабын тәкъдир итү чарасы ахырына якынлашты.
Зилә. Бүгенге чара Бөек Ватан сугышында һәм махсус хәрби операциядә һәлак булганнар рухына дога булып барсын! Күкләребез аяз булсын!





Комментарийлар