Казанда «Гамле мәгънәләр һәм һөнәрләр» күргәзмәсе
Ул ТР Милли музеенда ачыла һәм 10 октябрьдән 14 декабрьгә кадәр барачак.
Күргәзмә «Халык сәнгать һөнәрләре» милли проекты кысаларында оештырылган чаралар сериясен тәмамлый, ул географик принцип буенча төзелгән һәм Россиянең төрле өлкәләрендә халык сәнгатен күрсәтә. Ул ТР Милли музеенда 10 октябрьдән 14 декабрьгә кадәр эшләячәк. Экспозицияне формалаштыруда РОСИЗО белән беррәттән Көнчыгыш халыкларының Дәүләт сәнгать музее, Татарстан Республикасы Милли музее, Россия рәссамнар берлеге катнаша.
Экспозициядә халык осталары иҗат иткән әсәрләрне күрергә мөмкин булачак. Бу күргәзмәгә килүчеләргә бик сирәк һәм гадәти булмаган эшләнмәләр белән танышырга мөмкинлек бирә, барлыгы 530 предмет тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмәдә татар осталарының күн һәм чигү эшләнмәләренә аеруча зур игътибар бирелә. Күн мозаикасы, яисә бизәкле күн – татар халкының башка төрки халыкларның гамәли сәнгатендә аналоглары булмаган уникаль сәнгать төре. Урта гасырлар чорында Идел ярларыннан китерелгән күн эшләнмәләр киң танылу алган. Аларны «болгарлар», ягъни болгар товарлары дип йөрткәннәр. XIX гасыр урталарында татар бизәкле аяк киеме үрнәкләре сәнгать дәрәҗәсе һәм стиль бердәмлеге белән аерылып торган. Алар үсемлек орнаментын кулланып эре композицияләр белән бизәлгән.
Халык сәнгать һөнәрләре – ул төрле төбәкләрнең тарихи хәтерен һәм мәдәни үзенчәлекләрен саклап калырга мөмкинлек бирә торган буыннан-буынга тапшырыла торган уникаль традицияләр. Нәкъ менә шуңа күрә алар заманча дизайнерларны һәм рәссамнарны илһамландыралар, традицияләр һәм заманчалык синтезына ярдәм итәләр. Масштабы буенча тиңдәшсез «Халык сәнгать һөнәрләре» проекты кешеләргә үзләренең мәдәни тбердәнберлеген һәм үз халкы тарихы белән бәйләнешен аңларга ярдәм итәчәк, – дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат бүлеге.
Эльмира Шәйхиева фотосы
Комментарийлар