ЯҢАЛЫКЛАР
-
Мәгариф хезмәткәрләренең төп музее ачылды
Республикабызда узган гасырда ук мәгариф өлкәсенә багышланган музей эшләп килде. Билгеле сәбәпләр аркасында аның ишекләре ябык торган чаклары да булды. Ниһаять, 13 августта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында заманча музей ачылды.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Мәктәпләрдә кайнар ризык бәясе артырга мөмкин
2026 елда Татарстан мәктәп ашханәләрендә кайнар туклануның уртача бәясе көненә 69,4 сумнан 77,7 сумга кадәр артырга мөмкин. Республика хөкүмәтенең тиешле карары проекты хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.
-
Михаил Девятаев күргәзмәсе ачыла
15 августта Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында — Татарстан Республикасы Милли музее филиалында — Михаил Девятаев хәтер фонды катнашында төзелгән күргәзмә проекты тәкъдим ителә.
-
Түбән Камада химия укытучылары форумы узды
Түбән Камада ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан Сибур белән берлектә үткәрелгән «Заманча белем бирү чынбарлыгы шартларында химик белем: стратегияләр, өстенлекләр һәм бурычлар» педагогик форумы узды.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Мәскәүдә Татарстан Республикасының мәдәният көннәре
15–21 август көннәрендә Мәскәүдә Татарстан Республикасының традицион мәдәният көннәре узачак. Оештыручылар – ТРның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге, ТР Мәдәният министрлыгы. Чаралар «Татаркино» дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе, «Иллюзион» кинотеатры, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Мәскәү шәһәренең Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе, «Татмедиа» АҖ, Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан китап нәшрияты ярдәмендә үткәрелә.
-
Авыл укытучыларын зур бүләкләр көтә
«Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Лаеш районы Имәнкискә урта мәктәбе белән берлектә «Авыл укытучысы – 2025» бәйгесен игълан иткән иде. Бүген, 12 август, аның I турына нәтиҗәләр ясалды. Барлыгы конкурска быел 100 дән артык эш килде. Жюри шулардан 48 конкурсантны II турга катнашу өчен сайлап алды.
-
Студентларның стипендиясе артамы?
Татарстанда бакалавриат, магистратура һәм белгечлек программалары буенча укучы студентларның стипендиясе 2 263 сум тәшкил итәргә мөмкин. Бу ставка 2026 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак. Татарстан Министрлар Кабинетының әлеге карары ришвәтчелеккә каршы экспертиза уза, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
-
2025/26 уку елы графигы оештыру буенча тәкъдимнәр билгеле
Россия Мәгариф министрлыгы РФ субъектларына 2025/26 уку елы графигы оештыру буенча тәкъдимнәр җибәрде.
-
Биектауда балалар сәнгать мәктәбе ачылды
Биектау тимер юл станциясе бистәсендә татарның данлыклы композиторы Рөстәм Яхин исемендәге балалар сәнгать мәктәбе ачылды. Тантанада Р.Яхинның атаклы «Туган ягым» романсы яңгырап торды.
-
Иске Татар бистәсендә Республика һәм шәһәр көнен билгеләп үтәчәкләр
Татарстан Республикасы көне алдыннан Иске Татар бистәсендә берьюлы берничә фестиваль һәм милли мәдәният бәйрәмнәре узачак.
-
Мәктәп букчасын сайлау кагыйдәләре
Мәктәпкә букча сайлаганда, берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк.
-
Казанлылар яңа балалар бакчасына исем сайлаячак
Казанлылар Идел буе районындагы 33 нче хәрби шәһәрчегендә төзелеп килүче балалар бакчасына иң яхшы исем конкурсында катнаша ала, дип хәбәр итә шәһәрнең мәгариф идарәсе. Яңа уку елында мәктәпкәчә учреждение үз ишекләрен ачачак.
-
Түбән Камада химия укытучылары форумы узачак
12 август көнне Түбән Кама химия-технология институты базасында химия укытучыларының «Заманча белем бирү чынбарлыгы шартларында химик белем: стратегияләр, өстенлекләр һәм бурычлар» форумы була.
-
1812 елгы Ватан сугышы – XIX гасырның мөһим вакыйгасы (9 нчы сыйныфта тарих дәресе)
Гөлнар ЗАҺИДУЛЛИНА, Буа районы Иске Суыксу урта мәктәбенең югары квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы
-
Инглизчәгә татар теле аша
Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев катнашында зур өметләр баглап ачылган 16 нчы татар-инглиз гимназиясе әле дә, 27 ел элек салынган сукмактан читкә тайпылмыйча, заман белән үзгәреп, әмма шул ук вакытта гадәтләрне саклап алга атлый. Уку йортының үзенчәлеге нәкъ менә инглиз телен татар теленә таянып өйрәнү, ике телне чагыштырып белем алу тәҗрибәсе булуда.