Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәскәүдә Татарстан Республикасының мәдәният көннәре

15-21 август көннәрендә Мәскәүдә Татарстан Республикасының традицион мәдәният көннәре узачак. Оештыручылар - Республиканың Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге, ТР Мәдәният министрлыгы. Чаралар «Татаркино» дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе, «Иллюзион» кинотеатры, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Мәскәү шәһәренең Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе, «Татмедиа» АҖ, Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан китап нәшрияты ярдәмендә үткәрелә.

Мәдәният көннәре 15 августта «Иллюзион» Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел тулу уңаеннан «Әниләр һәм бәбиләр» фильм-премьерасы күрсәтелү башланып китәчәк.
Кино күрсәтү 16 августтан 19 августка кадәр Җәмигъ мәчетенең конференц-залында дәвам итәчәк. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елында тамашачылар «Кырык дүртнең май аенда», «Телсез күке», «823 нче километр» (823-й км), «Ибн Фадлан» нәфис фильмнарын һәм «Хәтердә», «Соединяющий миры» документаль фильмнарын күрәчәк.

19 августта Татар мәдәният үзәгендә «Татар кухнясы серләре» иммерсив спектакль күрсәтеләчәк. Спектакльне шеф-повар Ринат Галиәкбәров тәкъдим итәчәк.

20 августта «Татар маяклары» –  Татар китабы көнен билгеләп үтү планлаштырыла. Татарстан китап нәшриятында һәм «Татмедиа» АҖендә әсәрләре, китаплары нәшер ителгән язучылар белән очрашу форматы каралган. Биредә «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары баш мөхәррире Гөлүсә Рәүф кызы Закирова «Энекәш» китабын тәкъдим итәчәк.

Бу көнне  Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салачаклар. Ә кичен Рәзил Вәлиев истәлегенә багышланган Р.Ваһапов исемендәге Татар мәдәнияте фонды әзерләгән концерт булачак. 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ