2025/26 уку елы графигы оештыру буенча тәкъдимнәр билгеле
Россия Мәгариф министрлыгы РФ субъектларына 2025/26 уку елы графигы оештыру буенча тәкъдимнәр җибәрде.
– Уку елындагы көзге, кышкы һәм язгы каникулларның җиде көннән дә ким булмавы мөһим. Бу срок укучыларга уку алдыннан яңа көчләр туплау өчен оптималь дип танылды. Мәгариф министрлыгы тәкъдимнәре төрле яшьтәге мәктәп укучыларының мәнфәгатьләре һәм ихтыяҗларын исәпкә алган баланслы белем бирү процессын булдыруга юнәлдерелгән, – дип билгеләп үтте РФ мәгариф министры Сергей Кравцов.
Документ укуны чирек һәм триместр буенча оештыруны күздә тота.
Яңа уку елы 1 сентябрьдә башлана һәм 26 майда тәмамлана.
Каникуллар күләме:
– көзге каникуллар – кимендә 7 көн;
– кышкы каникуллар – кимендә 7 көн;
– язгы каникуллар – кимендә 7 көн.
Беренче сыйныф укучылары өчен февраль аенда өстәмә каникуллар (кимендә 7 көн) планлаштырырга киңәш ителә.
Җәйге каникуллар 2026 елның 27 маеннан 31 августына кадәр дәвам итәчәк.
Фото: freepik.com
Комментарийлар