Логотип Магариф уку
Цитата:

Студентларның стипендиясе артамы?

Татарстанда бакалавриат, магистратура һәм белгечлек программалары буенча укучы студентларның стипендиясе 2 263 сум тәшкил итәргә мөмкин. Бу ставка 2026 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак. Татарстан Министрлар Кабинетының әлеге карары ришвәтчелеккә каршы экспертиза уза, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Шулай ук бу документ буенча, киләсе елның сентябренә кадәр аспирантурада, ординатурада укучылар һәм ассистент-стражерлар 3093 сум күләмендә стипендия алырга мөмкин. Фәнни тикшеренү һәм эшләнмәләр өлкәсендә дәүләт оешмасы аспирантларына 8384 сум түләячәкләр.

Урта звено белгечләре әзерләү программасы буенча укыган студентлар 824 сум стипендия алырга мөмкин.

2028 елга бакалавр, белгечлек һәм магистр дипломнары ияләренә – 2546 сум, ә аспирантларга, ординаторларга, ассистент-стажерларга 3480 сум күләмендә стипендия түләнәчәк.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ