«Балалар бакчасына йөрмәдем, итек бастым»
Арча районында туып үскән кешеләрнең кулы эшкә ятып тора. Бүгенге героебыз да Арча районының данлыклы Гөберчәк авылыннан. Ул Казанның «Адымнар» күптелле мәктәбендә белем бирә. Ә ял һәм буш вакытларында сөйли, җырлый торган курчаклар ясый, йомшак уенчыклар бәйли, йон материалдан күз явын алырлык букчалар баса.
Миллилек белән кызыктыру
Гөлшатның әнисе Рузия Мәҗитова да гомер буе балалар укыткан, шуңадырмы журналистика һәм педагогика бүлегендә укыган кыз, мөгаллим һөнәрен өстенрәк күреп, гомерен балалар тирәсендә уздырырга, аларга гыйлем орлыклары салырга ниятли. Татар балаларын укыту педагогтан үтә дә җаваплылык һәм тырышлык таләп итә, чөнки татарча әсбаплар, методик кулланмалар җитешми. Ә заман инсаннарын кызыктырып, ана телендә төпле белем бирергә кирәк. Яшь укытучы югалып калмый, татарча сөйләшә һәм җырлый торган милли курчакларны үзе җитештерә башлый! Бала ялында үз балалары өчен ясап караганнан соң, эшендә дә методик әсбап итеп кулланырга карар кыла.
– Укытучы булып эшли башлагач, балаларның күбрәк рус мохитенә тартылганын сиздем. Үз телебездә белем биреп, ничек миллилеккә ымсындырырга дип уйландым. Кибетләрдә эзләп йөрдем, Интернеттан да күзләдем, әмма баланы кызыксындырырдай саф ана телендәге күргәзмә әсбаплар тапмадым. Ә бит дәресләр уздырганда, балаларга күрсәтеп, аңлатып сөйләр өчен, үзенчәлекле әйбер бик кирәк, – ди Гөлшат.
Арча педагогика көллиятенең чит телләр бүлеген һәм КФУның татар журналистикасын тәмамлаган Гөлшатның беренче курчаклары шулай пәйда була башлый. Быел аның курчак ясый башлавына төгәл ун ел тулган. Беренчеләре тарихтагыча йөзсез, күзсез була, чөнки күзле әйбер җан сорый дигәнне аның ишеткәне була инде. Мөселман курчаклары да эшләнә. Ә мең дә бер сорау яудыручы мәктәп балалары, нишләп аларның күзе юк, дип күзле курчаклар сорый. Алай гына да түгел, замана балалары сөйли, җырлый торганнарын ук таләп итә башлый...
Остаз-педагог үз куллары белән ясаган курчакларына сөйләү, җырлау җайланмалары табып урнаштыру хәстәрен күрә. Авторлык хокуклары, сыйфатлы яздырылган тавыш җайланмаларын курчак эченә урнаштыру – болар барысы да төгәллек таләп итә. Остаз-педагог тавыш җайланмаларын Мәскәүдән махсус кайтарта, тавышның да башкала студияләрендә язылганнарын куллана. Курчакларына Гөлшат аларны үзе урнаштыра. Өйдә эшен бәяләүче балалары Булат белән Әнвәр бар. Нәкъ менә бу егетләр әниләрен иҗатка рухландырып тора да инде.
Кечерәк булган саен тегүе авыр
Дәресләрдә укытучы бармак уенчыкларын да куллана. Дәресләрне иҗади, бала күңелендә калырлык итеп уздыру үз нәтиҗәсен дә көттерми. Балалар сабакны җиңелрәк үзләштерә һәм милли тәрбия традицияләренә ияләшеп китә. Биш ел мәктәптә эшләү дәверендә укытучының төрле һөнәрләргә ия булырга тиешлеген Гөлшат яхшы аңлый:
– Тегү курсларына йөрдем. Күлмәк, чалбар, итәк ише әйберләр тегәргә өйрәндем. Әмма курчак киемнәре бөтенләй башкача эшләнә икән, курчакларны Казандагы бер остаханәгә барып тегү серләренә төшендем. Уенчык кечерәк булган саен тегүе авыррак икән. Бу проектны тормышка ашырганда, курчакларым милли иде. Кибеттә табалмаган татар курчакларын, ниһаять, үз кулларым белән җитештерә башладым. Әмма идеяләремне башкалар куллана башлагач, курчакларымны заманчалаштыруга керештем.
Гөлшатның курчакларын күреп, төрле күргәзмәләргә чакыра башлыйлар. Кызыксынучылар арта. Бүләк итәр өчен заказга теге яки бу артист-җырчы рәвешендә ясап бирүен дә сораучылар була. Шуннан соң Гөлшат курчакларын халык арасында танылган җырчылар кыяфәтендә дә ясый башлый. Яхшы әйбергә хуҗа табыла дигән сыман, балалар бакчалары өчен дә соратып алалар, чөнки курчаклар җырына йоклап китәргә, хәтта шәп итеп биергә дә мөмкин.
ГМ-ИНФО
Курчак ясау бик борынгы сәнгать төренә керә. Бөти, явыз көчләр һәм күз тиюләрдән саклый торган атрибут буларак, борынгы әби-бабаларыбыз кулланган аларны. Чүпрәкләрдән эшләнгән, йөзе булмаган курчаклар музей һәм шәхси архивларда әле дә саклана.
Озак вакыт дәвамында курчаклар бары тик кулдан гына эшләнгән. Тукыма кисәкләре, салам, агач, җеп кебек гади һәм аңлаешлы материаллар ярдәмендә курчаклар ясау һәркемнең кулыннан килгән һәм күп вакытны да алмаган.
Курчаклар мөһим символ булып хезмәт иткән һәм тирән мистик сыйфатларга ия булган. Алар ярдәмендә төрле йолалар үткәрелгән, шуңа күрә уенчыклар ясау барышына аерым әһәмият бирелгән. Мәсәлән, курчакны ясаганда, чәнчи һәм кисә торган кораллар кулланырга ярамый дип саналган, шуңа күрә материалны ертуга, бәйләүгә, үрүгә, урауга өстенлек биргәннәр.
Курчак уйнап, балалар тормыштагы төрле роль модельләрен төзиләр һәм өлкәннәр дөньясы белән үзара бәйләнеш тәҗрибәсе алалар, хыялларын үстерәләр... Өлкәннәр өчен исә бу – балачак дөньясына чумуның иң гади юлы. Курчак һәрвакыт кеше образына ия һәм монда аның гадилеге дә, серлелеге дә чагыла.
Сабырлык тәрбияли
Курчак ясау өчен синтепон, тән төсендәге тукыма, йөзен ясар өчен акрил буяулар кирәк. Калфаклар 3D форматындагы кавырчыннан (пластик) эшләнә. Төрле төстә тукымалар һәм чәч кирәк. Чәчләрне махсус әзер булганнарын кулланырга мөмкин. Ә аяк киемнәрен оста үзе ясый яисә заказ белән алдыра. Теләге булганнар өчен курчак ясарга бөтен нәрсәне дә табарга мөмкин.
– Кул эше белән шөгыльләнү күңелгә тынычлык бирә. Фантазияне эшкә җигәргә өйрәтә, сабырлык сыйфаты тәрбияли. Беренче курчагымны өйрәтү дәресенә барып, җиде сәгать теккәнемне хәтерлим әле мин. Ул көнне өйгә кош тоткан кебек кайтып кердем. Ул курчагым талисманым кебек, өемдә әле дә саклана.
Гөлшат заказга эшли, әмма аның беркайчан, беркемгә бирми торган эшләнмәләре дә бар. «Кайберләрен ясаганда ук, башкаларга бирмим дип башкарам, – ди ул. – Шулкадәр якыная, җанлы әйбер кебек тоела. Мәсәлән, бер курчагымны зур форум барышында Татарстан Рәисе тотып уйнатып торды, фотога төште. Бик кадерле мизгелләр булып истә калды ул. Курчак та өемдә иң кадерле урында тора».
Йон эшкәртү техникасын үзләштерә
Хәзерге заман остазлары курчак ясау серләрен яратып үзләштерә башлады. Гөлшат та үз белгәннәрен башкаларга да өйрәтергә кыенсынмый, мастер-классларны Татарстан районнарына барып та оештыра.
Остакул төрле хайваннар да тегә башлаган. «Бала уйнар өчен, куркынычсыз, экологик яктан чиста материалдан эшләнә, сабый авызына капса да, аллергия чыгармый», – ди ул. Мондый йомшак уенчыкларга Гөлшат, гадәттә, бишек җырлары, матур шигырьләр урнаштыра.
«Дәү әтием (әтиемнең әтисе) гомер буе итек басты, – дип искә ала балалык чорын, – Гөлшат Зәйнетдинова. – Мин, балалар бакчасына йөрисе урынга, кыш буе итек басып үстем. Мунчадагы эшем ләүкәне төшерүдән башлана иде. Йонны чистарту, буяу, басу этаплары вакытында гел эссе була торган иде һәм киезнең әчкелтем исе әле дә тамак төбен кытыклап тора. Гөберчәкнең атаклы киез итек басучысы Башкортстан якларына да чыгып, шунда әлеге һөнәргә башкаларны да өйрәтеп, итек басып, сатып йөргән. Хуҗалыгыбызда сарыкларны күп асрадык. Сарыкның елга ике мәртәбә йонын алып, эшкәртеп шуннан җылы итекләр җитештерә идек. Хәзер инде авылларда йоны үзе коела торган сарык тота башладылар. Дәү әтием Гарифулла Мәҗитов Мөхәммәт Мәһдиевнең классташы, дусты булган, сугыш чоры үсмерләре. Мәһдиев үзенең бер әсәрендә дәү әти турында да истәлекләр язган. Дәү әти бик тырыш кеше, оста куллы иде. Мине дә һөнәренә өйрәтеп калдырды һәм мин буй җитеп, авылдан китеп баргач та, кулыма нидер җитми кебек тоела иде. Уйладым-уйладым да йоннан курчаклар ясап карарга булдым. Йоннан бер курчак ясау өчен, өч ай вакыт кирәк булып чыкты. Кулга махсус энә алып тыгызлап утырырга кирәк».
Гөлшат – практикага кадәр теориясен җентекләп өйрәнә торганнардан. Профессиональ дәрәҗәгә җиткәнче шомарырга ярата. Кулы «хәтерләсә» дә, төрле осталык дәресләренә йөреп, йон белән эшләү тәртипләрен яңа баштан өйрәнеп чыга. Букча, баш киеме һәм сумка басу серләренә дә төшенә. Коры һәм юешләтеп әвәләү ысулларын бергә кушып, букчалар ясый башлый. Башта үзләре авылда асраган сарык йоннарыннан барлык техниканы өйрәнеп чыга. Ә хәзер инде үзенә эшне җиңеләйткән, әзер йон куллана. Авылда физик хезмәт белән үскән кызга шәһәр тормышында хәрәкәтле эш җитми. Шуңа да Гөлшат, мәктәптән укытып кайткач та, эшсез тора алмый. «Йоннан нидер басканда, бөтен гәүдә хәрәкәткә килә, бер букча ясаган чакта 1–2 килограмм авырлык үзеннән-үзе юкка чыга!» – ди остаз.
Гөлшат, моннан тыш, шигырьләр дә яза. Шагыйрь күңелле кыз шуңадыр инде үз шөгылен ничектер акча эшләү ысулы итеп кенә карамый. Күңеле таләп иткәндә генә куллары матурлык тудырырга ашкына, чөнки ясаган һәр курчагы һәм хайваны да җанлы кебек тоела аңа. Үзенең кәефен дә җылы хисләргә төреп, шушы курчакларга сала ул.
Фотолар: авторныкы һәм Гөлшат Зәйнетдинова шәхси архивыннан
Комментарийлар