Ульяновск төбәгендә сәфәрдә
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналистлары Ульяновск төбәгендә сәфәрдә булды.
Ульяновск – Владимир Ильич Ленин туган төбәк буларак та билгеле. Биредә ул гимназиядә укыган,телләр өйрәнгән, ишле гаиләдә төпле тәрбия алган. Ул укыган ирләр гимназиясе әлегәчә гамәлдә, ул укыган бинасында элеккеге чорларны хәтерләткән музей эшли. Музейда бар да элеккечә: парта, кара такта, кара савыты, патшаларның портретлары, лабораторияне хәтерләткән класслар... Фикерле кеше булу өчен яшьтән үк гыйлем алырга кирәклеген шунда ук тоемларга була! Ленин урамындагы Ленин исемендәге йорт-музее исә – 19 нчы гасырның тормыш-көнкүреше турында да сөйли. Ульяновлар гаиләсенең яшәү рәвеше. Бакчасында әлегәчә алмагачлар яфрак коя, тәрәзә төпләрендә әнисенең гөлләре чәчәк ата, рояльдән классик музыка уйнарлар төсле... Ульяновларның тәрбия алымнары турында «Гаилә һәм мәктәп» журналынада язачакбыз!
Ульяновскиның 17нче махсуслашкан китапханәдә укучыларыбыз белән кызыклы очрашу көтә иде. Үзебезнең эшчәнлек белән таныштырдык. Аралашу журналларның баш мөхәррире Гөлүсә Закированың «Энекәш» китабын тәкъдим итү чарасы кысаларында үрелеп барды.
Ульяновскида татар мохите гөрли, татар телендәге «Өмет» газетасы 4000 тираж белән чыгып килә,өлкә татар милли-мәдәни автономиясе эшли.
Гөлүсә Закирова фотолары





Комментарийлар