Логотип Магариф уку
Цитата:

«Әнием бәгърем» бәйгесен игълан итәбез

«Кадерләп үстергән мин синең җимешең, Куеның — гөлбакча, назлы җил — сулышың. Инде буй җитсәм дә, мин сиңа сабыймын, Күңелең назларын күзеңнән таныймын». Әйе, һәркем өчен иң кадерле кеше ул — безнең газиз әниләребез! Җан җылысын биреп, төн йокыларын калдырып үстергән әниләребез!

30 ноябрь — Әниләр көне! 

Шушы күркәм бәйрәм уңаеннан, «Гаилә һәм мәктәп» журналы «Әнием бәгърем» бәйгесен игълан итә! 

Һәркем, әнисен котлап, йөрәгендә булган җылы сүзләрен җиткерә ала. 

Катнашу өчен шартлар: 

– әниең белән бергә төшкән фотоны юллагыз (файл форматы);

– әниеңә җиткерәсе котлау сүзләрен magarif.konkurs@mail.ru электрон почтасына 20 ноябрьдән дә соңга калмыйча юлларга кирәк. Таләп: котлау 10 җөмләдән дә ким булмаска һәм А4 битеннән артмаска тиеш. 

Җиңүчене истәлекле бүләк көтә һәм әнисе турында язма журналыбыз битләрендә дөнья күрәчәк. 

Иң яхшы котлауларны тавыш бирү ярдәмендә сайлыйбыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ