ЯҢАЛЫКЛАР
-
Мәгариф министрлыгы сыйныфтан тыш уку өчен китаплар исемлеген яңартты
Россия Мәгариф министрлыгы сыйныфтан тыш уку өчен китаплар исемлеген яңартты. Ведомство төбәкләргә патриотик юнәлештәге заманча әдәбият исемлекләрен юллады.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Иннополис Университеты галимнәре яман шешне ачыклау өчен ясалма фәһем алгоритмы уйлап тапкан
Иннополис Университеты галимнәре ЛЭТИ (Санкт-Петербург) һәм Джадавпур (Һиндстан) университеты галимнәре белән берлектә күкрәктә яман шешне 99,7 процент төгәллек белән ачыклый ала торган ясалма фәһем алгоритмын уйлап тапкан.
-
Яшь геологларның җиңүе
179 нчы гимназиянең «Координата-179» командасы Яшь геологларның 12 нче республика ачык кыр олимпиадасы кысаларында узган XXII геология олимпиадасында җиңү яулады.
-
«Беренче укытучы» конкурсы
2026 елгы «Беренче укытучы» Бөтенроссия һөнәри конкурсының икенче тур нәтиҗәләре билгеле булды.
-
Укытучыларга аерым статус
Документ дәүләт дәрәҗәсендә укытучының аерым статусын ныгыта.
-
Халыкара математика олимпиадасы призёры – Казаннан Максим Большаков
Халыкара математика олимпиадасы призеры Максим Большаковны Казан аэропортында тантаналы рәвештә каршы алдылар.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Җырлап таныласың килсә...
Казанның «Елмай» паркында 31 июльдән 11 августка кадәр балалар һәм яшүсмерләр өчен җыр остаханәсе оештырыла.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Татарстан яшьләре Бөтенроссия патриотик акциясендә катнаша
Мәктәп укучыларын, студентларны, яшьләр берләшмәләре активистларын һәм яшьләр бергәлеге вәкилләрен «Россия – ул ...» акциясендә катнашырга чакыралар. Бу хакта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Казанда Нефть-газ химиясе форумы үткәрелә
26–28 август көннәрендә Казан Экспода Татарстан нефть-газ химиясе форумы һәм » Казан: Нефть, Газ, Химия» халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе узачак.
-
Уку йортларына кабул итү кампаниясе дәвам итә
Россиядә югары һәм урта уку йортларына кабул итү кампаниясе дәвам итә.
-
Яшь геологларның XII республика ачык кыр олимпиадасы тәмамланды
Әлмәтнең «Кояшлы» балалар сәламәтләндерү лагеренда яшь геологларның XII республика ачык кыр олимпиадасына йомгак ясалды. Быелгы бәйгедә Татарстан, Башкортстан республикалары һәм Киров өлкәсеннән 38 команда составында 300 дән артык мәктәп укучысы катнашты.
-
Пляж волейболы – яланаяклы спорт
Кояш, комлы яр буе, зәңгәр күккә очучы туп. Бу санда иң җәйге спорт төре – пляж волейболы турында сөйләшербез.
-
Кайбычта – Мәтрүшкә бәйрәме
Кайбыч районы Борындык авылында 7 ел элек бик матур традициягә нигез салына: мәтрүшкә бәйрәме уздыралар. Үлән чәйләре ясау буенча «Нечкәбил» бренды аша таныш Зөлфия Сафиуллинаның күңелендә туа әлеге идея. «Туган җиребездә келәм кебек җәелеп мәтрүшкәләр, башка файдалы үләннәр үскән болын-кырларыбыз, сокланып туймас матур һәм бай табигатебез бар. Җыеп кына ал бит. Элек-электән әбиләребез урман юлыннан кайтып кермәгән. Менә шушы бәйләнешне кайтарыр өчен, Мәтрүшкә бәйрәме оештыру күптән күңелдә йөргән хыялым иде. 7 ел элек башлап җибәрдек, якташларым күтәреп алды, хәзер инде райондагы башка авыллар да кушылды», – ди ул.
-
БДИны 300 һәм 200 баллга тапшырган укучылар белән очрашу
ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Корстон»да 2026 елда Бердәм дәүләт имтиханнарын 300 һәм 200 баллга тапшырган укучылар белән очрашты.
-
Татар намазлыгы
Казан шәһәренең Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда өр-яңа проектка алынганнар: татар намазлыкларын барлыйлар. Милли ядкәр генә түгел, гаилә тарихлары, язмышлар да барлана. Шул уңайдан музей белән берлектә журнал битләрендә яңа сәхифә ачып җибәрдек. Күргәзмәгә тупланган намазлыклар белән укучыларыбызны да таныштырып барачакбыз.




