Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Нефть-газ химиясе форумы үткәрелә

26–28 август көннәрендә Казан Экспода Татарстан нефть-газ химиясе форумы һәм » Казан: Нефть, Газ, Химия» халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе узачак.

 Чарада Россиядән, БРИКС, ШОС, ЕАЭС һәм БДБ илләреннән 200 дән артык компания катнашачак. Күргәзмә экспозициясе 10 мең кв. метрдан артык мәйданда урнашачак, дип хәбәр ителә күргәзмә сайтында.

Күргәзмәдә нефть- газ химиясе тармагының төп юнәлешләре күрсәтеләчәк. 

Төп катнашучылар арасында «Татнефть», СИБУР, ТАИФ, «Белнефтехим», «Казанькомпрессормаш» һәм «Транснефть – Прикамье».

Фикер алышу өчен темалар арасында – Россия нефть-газ компанияләренең үсеш перспективалары, аз тоннажлы химияне үстерү, ягулык-энергетика комплексы предприятиеләренең нәтиҗәлелеген арттыру.

Фото: «Татар-информ»

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ