Яшь геологларның XII республика ачык кыр олимпиадасы тәмамланды
Әлмәтнең «Кояшлы» балалар сәламәтләндерү лагеренда яшь геологларның XII республика ачык кыр олимпиадасына йомгак ясалды. Быелгы бәйгедә Татарстан, Башкортстан республикалары һәм Киров өлкәсеннән 38 команда составында 300 дән артык мәктәп укучысы катнашты.
Бер атна дәвамында яшь геологлар практик биремнәр үтәде, кыр шартларында эшләде һәм геолог һөнәренең үзенчәлекләре белән танышты.
Олимпиаданың ябылу тантанасында «Татнефть» генераль директоры урынбасары – баш геолог Ринат Әфләтунов катнашучыларны котлап, һәркайсының зур тәҗрибә туплавын билгеләп үтте.
Быелгы бәйге нәтиҗәләре буенча күчмә кубокка Казан командасы лаек булды. Беренче урынны 179 нчы гимназиянең «Координата» командасы яулады. Икенче урынга КФУның IT-лицее «Ферсман» командасы лаек булды. Өченче урынны Лениногорскиның «Юнгел» командасы алды.
Җиңүчеләр һәм призёрлар, шулай ук аларны әзерләгән педагоглар бүләкләнде.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте





Комментарийлар