Логотип Магариф уку
Цитата:

1812 елгы Ватан сугышы – XIX гасырның мөһим вакыйгасы (9 нчы сыйныфта тарих дәресе)

Гөлнар ЗАҺИДУЛЛИНА, Буа районы Иске Суыксу урта мәктәбенең югары квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

Дәреснең максаты һәм бурычлары:

Максат: укучыларны 1812 елгы Ватан сугышының төп вакыйгалары белән таныштыру.

Бурычлар: Россиянең 1812 елгы Ватан сугышында җиңү сәбәпләрен күрсәтү; 1812 елгы Ватан сугышында җиңүче батырлар үрнәгендә ватанпәрвәрлек хисен булдыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет нәтиҗәләре: Россия тарихының проблемалы мәсьәләләрен хәл иткәндә сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен күзәтә; тарихи картаны мәгълүмат чыганагы буларак куллана; тарихи процессларны, төп хронологик вакыйгаларын билгели; тарихи шәхесләрнең хәрәкәт һәм гамәлләрен чагыштыра; төрле чыганаклардагы  мәгълүматны чагыштыра һәм системага сала.

Метапредмет универсаль уку гамәлләре:

Коммуникатив (УУГ): үз эшчәнлеген планлаштыра һәм көйли; монологик контекстлы сөйләмгә ия була; индивидуаль һәм төркемләп эшләү барышында укыту күнекмәләрен үстерә.

Регулятив (УУГ): укучы яңа максат һәм бурычлар куярга өйрәнә; укучы максатка ирешүне планлаштыру, аның чараларын һәм шартларын үзлегеннән таба белү мөмкинчелеге ала, үзанализ һәм үзбәя булдыра.

Танып белү (УУГ): укучы дәреслек, электрон ресурслар  кулланып, сорауларга җавап бирергә, үз фикерен исбатлый һәм яклый алырга өйрәнә.

Шәхескә карата (УУГ): Россия тарихын өйрәнүгә кызыксыну формалаштыра һәм үстерә, тарихи мираска хөрмәт белән карый; тарихи вакыйгаларны һәм тарихтагы шәхесләрнең ролен бәяли; ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияли, үз Ватаныбыз тарихына тотрыклы кызыксыну формалаштыра һәм үстерә.

Дәрес тибы: яңа материалны өйрәнү.

Дәрестә кулланган методлар: аңлату-иллюстратив, өлешчә эзләнү, күрсәтмәле, проблемалы.

Кулланылган материал: Россия тарихы,  сыйныф өчен РФА академигы А.В.Торкунов редакциясендәге уку  әсбабы, 2019, 1 кисәк,  4 нче параграф; Татарстан һәм татар халкы тарихы, XIX гасыр – XX гасыр башы, Галләмова Ә.Г., Заһидуллин И.К., Фәхретдинов Р.Р. авторлыкларындагы уку әсбабы, 2019, 2 нче параграфның 12–15 битләре; проектор, презентация,  стена картасы, таратма материал (эш бите).

Электрон ресурслар сылтамалары: https://m.edsoo.ru/8a190ebe (өй эше);

Дәрес барышы:

1.Оештыру өлеше.

Уңай психологик халәт булдыру.

Укытучы. Хәерле көн, укучылар. Исәнмесез! Бер-берегезгә карап елмаегыз. Шушы җылы мөгамәләдә дәресне башлыйбыз.

Шәхескә карата универсаль уку гамәлләре:

- укытуга әзерлек (игътибарны җәлеп итү);

- дәреснең барлык этапларында ирекле тәртип булдыра.

2. Белемнәрне актуальләштерү.

Уку мәсьәләсен кую. Дәрес максатын билгеләү.

Предмет универсаль уку гамәлләре: тарихи вакытны һәм тарихи киңлекне чагыштыра.

Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку бурычын кабул итә

КУУГ: үз фикерләрен белдерә.

ТБУУГ: дәрес максатын мөстәкыйль ачыклап, формалаштыра ала.

ШКУУГ: Россия тарихын өйрәнүгә кызыксыну формалаштыра.

Укытучы.  Бу вакыйга турында бәеттә шундый юллар бар (1 нче слайд):

Французлар килеп кергән Мәскәү дигән калага;

Безнең гаскәр килгәчтин, алар качты далага.

Мәскәүгә дә кердек без, Наполеонны күрдек без;

Французларны җиңгәндә, җир җимереп йөрдек без.

Бәеттә нәрсә турында сүз бара? (1812 елгы Ватан сугышы.)

Укытучы. Бу юллар «Рус-француз сугышы бәете»ннән. 1812 елның июнендә император Наполеон җитәкчелегендәге ярты миллионлык бөек армия Россия империясе чикләреннән керә, әмма ярты елдан соң Наполеон армиясенең Россиядә җиңелүе, Европада гына түгел, бөтендөнья тарихында да иң мөһим вакыйларның берсе була. Димәк, дәресебезнең темасы, максаты нинди булыр икән, ничек уйлыйсыз?

Укытучы. Бүгенге теманы түбәндәге план буенча өйрәнербез. (2 нче слайд)

3. Яңа тема буенча эш. Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

РУУГ: Бирелгән күрсәтмә (эталон) белән чагыштыра, үз эшчәнлеген оештыра.

КУУГ: үз фикерен аргументлаштыра.

ТБУУГ: аңлы рәвештә дөрес итеп сөйләмен формалаштыра, билге һәм символлар кулланып эш итә белә.

ШКУУГ: тарихи вакыйгаларны һәм тарихтагы шәхеснең ролен бәяли; Ватанны саклаучылар үрнәгендә ватанпәрвәрлек хисе тәрбияли.

Укытучы. Наполеон I нең 1811 елның августында рус илчесе А.Б.Куракинга мөрәҗәгатендә шундый юллар бар: «Мин сугыш теләмим, Польшаны да торгызырга уйламыйм, ләкин сез үзегез Варшава герцоглыгын һәм Данцигны Россиягә кушарга телисез. Сезнең сарайның яшерен ниятләре ачыкланмый торып, мин Германиядә торучы армиямне арттырудан туктамаячакмын!.. » «Бу күренештән соң Европада инде беркем дә сугышның якынлыгыннан шикләнмәде». Бу фикерләр белән килешәсезме?( 4 нче слайд)

Көтелгән җаваплар. Әлбәттә, чөнки 1807  елгы Тильзит  солыхына яңа территорияләр яулауда ике якның да кулларын чишә, ә бу үз чиратында котылгысыз рәвештә каршылыкларның кискенләшүенә китерә. 1811  елның апрелендә рус-француз союзы таркала.

1. Сугыш алдыннан. Сугышның башлануы. Якларның планнары һәм көчләре. Минем сөйләвем һәм дәреслекнең 1–2 нче пунктлары, 27–28 нче битләр буенча эш битенең 1 нче биремен эшләгез. (Табл.тутырырга, кушымтаны кара.) (5 нче слайд) Россиягә каршы сугышу өчен, Наполеон якынча 600 мең кешелек гаять зур армия туплый. Рус армиясе 1812 елның июненә көнбатыш чикләрдә шактый ким санда булып, анда 200 мең чамасы кеше исәпләнә. 1812 елның 12 июненә каршы төндә Наполеон, сугыш игълан итеп тормастан, Россия чикләренә бәреп керә, Неман елгасын кичеп чыга.

2. Смоленск сугышы. М.И.Кутузовның башкомандующий итеп билгеләнүе. (6 нчы слайд)

Укытучы. Дәреслекнең 29 нчы битенә һәм картага мөрәҗәгать итик. Тәкъдим ителгән мәгълүматтан без сезнең белән нинди нәтиҗәләр ясый алабыз. Наполеон армиясенең өч тапкыр артык булуын белеп, россиялеләр сугыш алып баруның нинди тактикасын куллана алганнар?

Көтелгән җавап. Армияләргә кушылырга кирәк, моның өчен чигенергә туры килгән.

Укытучы. Рус армиясенең беренче кушылу урыны итеп Витебск шәһәре билгеләнә, ләкин анда берләшү барып чыкмый. (Укытучы картадан күрсәтә.) 1 нче һәм 2 нче армияләр 22 июльдә Смоленск шәһәрендә кушыла. (Укытучы картадан күрсәтә.) Шулай итеп, Наполеонның планы өзелә. (7 нче слайд) Озакламый рус армиясенең башкомандующие итеп М.И.Кутузов билгеләнә.

3. Бородино сугышы. Тарутино маневры. (8–9 нчы слайдлар)

Укытучы. Дәреслекнең 30–31 нче битләрен һәм Бородино сугышы схемасын кулланып, француз һәм рус армияләренең урнашуын һәм хәрәкәтләрен карап чыгыйк. Наполеон армиясенең төп көчләре рус армиясенең кайсы өлешләренә каршы тупланган булган? Нигә? Бородино сугышы кемнең җиңүе белән тәмамланды? Үз җавабыгызны дәлилләп әйтегез.

Көтелгән җаваплар. Үзәккә һәм сул флангка каршы. Шевардино редутын югалтканнан соң, сул фланг көчсезләнә, ә флешлар тулысынча торгызылмый. Үзәкнең өзелүе рус армиясенең ике өлешкә таркалуына, аннан соң аны юк итүгә китерә. Сугыш бер якка да җиңү китерми, ләкин иң мөһиме, Наполеон яңадан үзенең төп максатына – генераль сугышта рус армиясен тар-мар итүгә ирешә алмый.

Укытучы. (10 нчы слайд) М. И. Кутузов 1812 елның 2  сентябрендә Филидагы хәрби советта Мәскәүне калдыру турында үзе кабул иткән карарны армияне саклап калу белән аңлата: «Мәскәүне югалту әле ул Россияне югалту түгел», – ди ул. Рус армиясе Мәскәүне 2  сентябрьдә калдырып китә. Аның артыннан халык кузгала. Наполеон бушап калган шәһәргә килеп керә һәм аны үз армиясенә таларга бирә. Тарутино авылы янында рус армиясе лагерь ясап туктала. Шулай итеп, Кутузов корал заводлары булган Тулага һәм азык-төлек, корал складлары урнашкан Калугага дошманның юлын яба.

4. Партизаннар хәрәкәте. (14 нче  слайд)

Укытучы. Беренче көннәрдән үк сугыш бөтен халык көрәше, Ватан сугышы характеры ала. Анда Россиянең бик күп халыклары катнаша. Әле Бородино сугышына кадәр үк Наполеон көн саен партизаннар кулыннан һәлак булган берничә йөз солдатын югалта. Ә хәзер кайбер партизаннар турында тыңлап китик.

Укучыларның 1812 елгы Ватан сугышы чорындагы күренекле партизаннар турында кыскача хәбәрләре.

 1. Д. Давыдов; 2. А. С. Фигнер; 3. А. Н.Сеславин.

Партизаннар хәрәкәте дә, ополчение дә сугышның халыкчан характерда булуын күрсәтте, армия генә түгел, бөтен халык, кечедән алып олыга кадәр, үз Ватанын якларга күтәрелде.

5. Наполеонны Россиядән куып чыгару. (15 нче слайд)

Укытучы. Наполеон кыш алдыннан Мәскәүне ташлап китәргә һәм армиясе калдыкларын Россиянең таланмаган көньягына юнәлтергә карар бирә. Тиздән император, гаскәрен ташлап, Парижга кача.  «Армия кая соң?» дигән сорауга ул: «Армия юк инде!» – дип җавап бирергә мәҗбүр була. 1812 елның декабрь ахырында генерал-фельдмаршал М. И. Кутузов патшага: «Сугыш дошманны тулысынча юк итү сәбәпле тәмамланды», — дип хәбәр итә. 25 декабрьдә патша Александр дошманның Россиядән куылуы турында һәм Ватан сугышының тәмамлануы турында манифест игълан итә.

4. Туган кыенлыкны табу, чыгу юллары.

РУУГ: үзбилге.

КУУГ: әйтелгән фикерне аргументлаштыра.

ТБУУГ: логик фикерләп, нәтиҗәләр ясый.

Укытучы. Дәрестәге хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт.

Ә хәзер, теманы өйрәнер алдыннан әйтелгән бәет юлларын искә төшерик. Бәеттәге юлларның нәрсә аңлатканын әйтеп карыйк. (Россия армиясе белән берлектә халыкның барлык катлаулары да дошманга каршы сугышка күтәрелә. «Унике телле» армиянең Россиягә басып керүе уңышлы кире кагыла. Россия ягыннан Ватан сугышы булган (1812 елның 12 июне — 14 декабре) көрәш гадел, азат итү рухындагы чын халыкчан характер ала. Җиңүгә руслар белән беррәттән белоруслар, украиннар, татарлар, башкортлар, грузиннар һәм күп кенә башка халык вәкилләре өлеш кертә. Ватан сугышында җиңү Европаның Наполеон буйсындырган башка илләрендә яшәүчеләрне дә азатлык көрәшенә этәрә.)

5. Дәрес материалын үзләштерүне йомгаклап тикшерү.

Бүгенге теманы ничек үзләштердегез икән, эш битендәге *Ныгыту биремнәрен эшләү.

6. Өй эше: 1) 4 нче параграф (Россия тарихы); 2 нче параграфның 12–15 нче битләре (Татарстан һәм татар халкы тарихы) өйрәнеп килергә;

2) 1812 елгы Ватан сугышында катнашучы яисә шул заман кешесе исеменнән хат языгыз. Хат язу өчен күрсәтмәләр. Үзегезне 1812 елгы Ватан сугышында катнашучы яисә шул заман кешесе итеп күз алдына китерегез. Түбәндә бирелгән рольләрнең берсен сайлап яисә үзегез уйлап, сез шаһиты була алган нинди дә булса вакыйга турында хат языгыз. Хатны язарга була: а) Наполеон армиясе солдаты; ә) Россия армиясе солдаты; б) Генераль штаб офицеры; в) шәһәрдән качарга мәҗбүр булган Мәскәү кешесе; г) француз гаскәрләре белән сугышучы партизан һ. б. исеменнән. Хатның язылу вакытында үзегезнең кайда булуыгыз һәм сез шаһиты яисә катнашучысы булган вакыйгалар турында гына сөйләү мөһим.

3* https://m.edsoo.ru/8a190ebe сылтамасы буенча кейс биремнәрен эшләргә.

1 нче кушымта

1. Таблицаны тутырыгыз.

Чагыштыру

билгесе       Россия армиясе   Наполеонның Бөек армиясе

Сан ягы              

Сугыш алдыннан урнашкан урыннары            

Оештыруда тискәре яклар, тактика         

2. Ныгыту. Тестны эшлә.

1. Смоленск сугышы (1812 елның июле) нәтиҗәләренә нәрсә керә?

1) Наполеон гаскәрләре Смоленскины ала алмады

2) Рус армияләре кушылу һәм оешкан чигенү өчен вакыт алдылар

3) Наполеон алга таба Россиянең эчке өлешенә керүдән баш тарту турында Карар кабул итте

 4) Зур югалтулар кичереп, яклар килешү төзеделәр

2. Санап үтелгән сугышларның кайсысы 1812 елгы Ватан сугышына карый?

1) Лесная авылы янындагы сугыш

2) Брусилов ыргылышы

3) Севастополь оборонасы

4) Малоярославль янындагы сугыш

3. М. Б. Барклай де Толлиның 1812 елда Наполеон белән сугыш көткәндә эш итү планы

1) чиктә француз армиясе белән генераль сугыш

2) Наполеонга каршы Пруссия һәм Австрия армияләре белән уртак гамәлләр

3) сугышның башлангыч этабында рус армияләренең Россия территориясе эченә чигенүе

4) Наполеон армиясенә  (алдан ук) һөҗүм ясау

4. Санап үтелгән сугышларның кайсысы 1812 елга карый?

1) Синоп сугышы

2) Рымник елгасындагы сугыш

3) Севастополь оборонасы

4) Березин елгасындагы сугыш

 5. 1812 елгы Ватан сугышы барышында Малоярославль янындагы сугыш кайчан була?

1) гыйнвар

2) июнь

3) октябрь

4) декабрь

6. Бородино сугышы нәтиҗәләренә нәрсә керә?

1) Наполеон армиясе тар-мар ителә, сугышка сәләтле көч булудан туктый

2) Наполеон Мәскәүне алу планнарыннан баш тарткан, ашыгыч рәвештә чиккә чигенгән

3) зур югалтулар кичереп, яклар килешү төзеделәр

4) рус гаскәрләре Мәскәүне калдырып чигенәләр

7. 1812 елда Наполеонның Россиядән чигенү сәбәпләренең берсе нәрсә булган?

1) Смоленск сугышында француз гаскәрләренең җиңелүе

2) Россия, Англия, Пруссия һәм Австриянең Наполеонга каршы Союз төзүе

3) Бородино сугышында француз гаскәрләренең җиңелүе

4) Русларның басып алучыларга каршы халык һәм партизан сугышы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ