Логотип Магариф уку
Цитата:

Илсур Һадиуллин Олимпиада Краснованы 100 еллык юбилее белән котлады

Бүген ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Казанның 18нче мәктәбенең беренче директоры Олимпиада Федоровна Краснованы 100 еллык юбилее белән котлады.

1959 елдан 1964 елга кадәр мәктәп белән җитәкчелек иткән елларда Олимпиада Федоровна уку йортын үстерүгә ныклы нигез сала. Мәктәп бүген дә сыйфатлы тел белеме бирү традицияләрен дәвам итә.

 – Кадерле Олимпиада Федоровна, гасырлык юбилеегыз  ул – республикабызның бөтен мәгариф системасы өчен әһәмиятле вакыйга. Сез Казанда тел белеменең башлангычында тордыгыз, бу аеруча кыюлык һәм алдан күрүчәнлек таләп итте", - дип билгеләп үтте Илсур Һадиуллин.

 – Сезгә нык сәламәтлек, күңел җылысы һәм яңа буыннарга белем яктысын бирүен аңлаудан шатлык телим. Үзегезнең хезмәтегез һәм зирәклегегез белән башкаларга үрнәк булып торасыз! – диде ул.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ