Казанда мәктәп олимпиадаларында җиңүчеләр өчен премияләр күләме арта
Казанда 2025 елда Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләрне бүләкләүгә 27,8 млн сум акча бүлеп биреләчәк, диелә Казан мэриясенең документлар җыентыгында. Бу, 2024 елда шул ук максатларга бүлеп бирелгән акчага караганда, 4,8 млн сумга күбрәк.
Исемле премияләр 8 нче сыйныф укучылары арасындагы республика олимпиадасында (24 фән), Татарстан Республикасы тарихы һәм геология буенча республика олимпиадасында, 7–11 нче сыйныф укучылары арасындагы республика олимпиадасында (татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты, көнчыгыш телләре) җиңүчеләргә һәм призерларга биреләчәк. Шулай ук акчалата бүләкне Бөтенроссия олимпиадасының төбәк һәм йомгаклау этапларында җиңүчеләр һәм призерлар алачак.
8 нче сыйныф укучылары арасындагы олимпиадада һәм геологиядән олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары – 5 мең сум, 7–11 нче сыйныф укучылары арасындагы олимпиада һәм Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы җиңүчеләре – 20 мең сум, Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы призерлары – 30 мең сум, ә шул ук этапта җиңүчеләр 40 мең сум алачак.
Фото: freepik.com
Комментарийлар