Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Татарстан Республикасының «Белем»мәгариф музее ачыла

13 августта Казанда КФУ структурасында «Белем» Татарстан Республикасы мәгариф музеен ачу тантанасы узачак. Биредә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР халык укытучылары һәм педагогик хезмәт ветераннары катнашачак.

Татарстан Республикасы мәгариф музее 2023 елда республикада игълан ителгән Педагог һәм остаз елы кысаларында укытучының абруен һәм статусын күтәрүгә ярдәм итә торган чаралар планы нигезендә төзелде.

Музейны төзүгә республика бюджетыннан 110 млн сум акча бүлеп бирелгән. Аның нигезенә 1985 елда оешкан Татарстан Республикасы халык мәгарифе музее коллекцияләре (5000нән артык саклау берәмлеге) салынган. 

Хәзер Татарстанның «Белем» мәгариф музее Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасының беренче катында урнашкан, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Экспонат фонды фәнни концепция нигезендә Татарстанның күренекле сәнгать осталарының уникаль экспонатларын һәм сәнгать әсәрләрен максатчан сатып алу белән тулыландырылды.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ