Кабан күле яры буенда «Чабата» перформансын тәкъдим итәчәкләр
Бүген Кабан күле буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы дәресе узачак. Оештыручылар Россиянең төрле почмакларында билгеле булган традицион «чабата» татар халык биюен планлаштырганнар.
Казанлылар һәм шәһәр кунаклары шулай ук «чабата» ның музыкаль-бию перформансын күзәтеп кенә калмый, ә мастер-классларга, традицион фольклор уеннарына һәм конкурс-биюгә дә кушыла алачак.
Кичәне Алсу Мәгъсүмҗанова һәм Илфак Хафизов алып барачак. Музыка өчен мультиинструменталистлар Айдар Абдрахимов һәм Айбулат Харисов җавап бирәчәк. Хореографлар ролендә Алия Төхбәтуллина һәм Рафаэль Мустяков чыгыш ясаячак.
Шәһәрлеләрне 18:00 сәгатьтә Г.Камал театры янында (Шиһабетдин Мәрҗани урамы ягыннан) көтеп калачаклар, дип хәбәр иттеләр Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Фото: Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе
Комментарийлар