7 август 2025 яңалыклары
-
Артем Пискуновка мактаулы исем бирелде
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры Артем Пискунов «Татарстанның атказанган артисты» исеменә лаек булды. Бу хакта театр матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Ике планета бер кочакта
Кәрим Тинчурин исемендәге дәүләт драма һәм комедия театрында иҗат итүче Татарстанның атказанган артисты Резедә Сәләхова һәм Артём Пискунов гаиләсендә кунакта без бүген.
-
«Шәһәр баласы-галим» эколабораториясе старт ала
Казансу елгасы яр буенда 12 августтан 24 августка кадәр «Шәһәр баласы-галим» эколабораториясе эшләячәк. Дәресләрдә балалар үзләрен кечкенә галимнәр һәм экологлар ролендә сынап карый алачак.
-
РФ Мәгариф министрлыгы бердәм мәктәп формасын расламады
Россия Мәгариф министрлыгы бердәм мәктәп формасын кертергә планлаштырмый.
-
Казанда яңа туган балалар өчен инклюзив медицина үзәге ачылачак
Казанның «Ярдәм-Помощь» хәйрия фонды базасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган яңа туган балалар өчен инклюзив медицина үзәге ачу планлаштырыла. Ул «Ярдәм» тернәкләндерү үзәгенең Серов урамындагы яңа корпусында урнашачак. Объект 2026 елга төзелеп бетәчәк. Биредә үзенчәлекле балаларның ата-аналарын сабыйларны дөрес карарга өйрәтәчәкләр.
-
Кабан күле яры буенда «Чабата» перформансын тәкъдим итәчәкләр
Бүген Кабан күле буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы дәресе узачак. Оештыручылар Россиянең төрле почмакларында билгеле булган традицион «чабата» татар халык биюен планлаштырганнар.
-
Татарстан Рәисе республика шәһәрләре һәм районнарына 57 яңа мәктәп автобусы тапшырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кукмарага эш сәфәре кысаларында республика шәһәрләре һәм районнарына 57 яңа мәктәп автобусы тапшыру тантанасында катнашты. Техниканы 20 муниципалитетның уку йортларына тапшырачаклар. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.