Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан Рәисе республика шәһәрләре һәм районнарына 57 яңа мәктәп автобусы тапшырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кукмарага эш сәфәре кысаларында республика шәһәрләре һәм районнарына 57 яңа мәктәп автобусы тапшыру тантанасында катнашты. Техниканы 20 муниципалитетның уку йортларына тапшырачаклар. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

 – Бүген без мәгариф учреждениеләренә 57 мәктәп автобусы тапшырабыз. Быел барлыгы 140 автобус булачак, - диде республика Рөстәм Миңнеханов.

ТР Рәисе ассызыклап үткәнчә, федераль һәм республика программалары мөһим бурычны – һәр торак пункт балаларына сыйфатлы белем алу мөмкинлеген бертигез дәрәҗәдә тәэмин итүне хәл итәргә мөмкинлек бирә.

 – Әлбәттә, мәктәп автобусы йөртүчесендә бик зур җаваплылык. Иң мөһиме –  балаларыбызның иминлеге, – диде ул.

Татарстан Рәисе карары белән 2020 елдан республика 567 мәктәп автобусы сатып алган. Көн саен 955 мәктәп маршрутына 822 автобус хезмәт күрсәтә.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ