Логотип Магариф уку
Цитата:

Тырнак дөрес үсмәсә

Дөньяның нәрсә икәнен беләсең килсә, йә тар аяк киеме ки, йә өйлән, дигән Мөхәммәт Мәһдиев. Тар аяк киемен салып атып була да бит, ә менә тырнагың тире эченә үсеп, авыртуы үзәгеңә үтә башласа нишләргә?

Бөкре тураямы?

         Аяк тырнагы дөрес үсмәү сәбәпле сәламәтлеге белән бәйле проблемалары булган кешеләр яланаяк чабучы Африка кабиләләренә кызыгадыр, валлаһи. Әлеге проблеманың бик күп булуыннан, яше белән балаларга да, олыларга да кагылуыннан чыгып әйтүем. Дәвалау ысуллары да бәләкәчләр өчен дә, өлкәннәргә дә бердәй. Аяк тырнагы тирәсендәге тире кызара (гиперемия), шешә, нык авырту барлыкка килә, кайчакта үлекли.

Югары телгә алынган кысан, уңайсыз аяк киеме киюдән тыш, бу күренешнең сәбәпләре күптөрле: яссы табанлылык, нәселдәнлек, гөмбәчекләр – шуларның берничәсе генә. Әгәр тырнакның төбендәге үсү зонасына зыян килсә, бәрелсә, авыр әйбер төшеп җәрәхәтләнсә дә, тырнак кыек үсә башлый.  

Төзелеш материаллары сата торган кибеттә эшләүче бер пациентым бар иде. Эшендә аяк киеме очларын бәрелүдән саклау өчен каты итеп эшләнгән махсус ботинка киеп йөриләр. Проблеманың төп сәбәбе булган ботинкалардан котылмый торып, авырудан да арына алмады. Эшен алмаштыруга, табиб ярдәменең кирәге калмады.  

         Ничек сәер яңгырамасын, иммун системасының хәлсезләнүе дә тырнакның кыек үсә башлавына китерә ала. Әйтик, хатыным бу бәла белән кечкенә вакытта интеккән булган, дәвалагач беткән. Беренче баласын табып, иммунитет какшауга, тырнак проблемасы кабат калыкты.

         Әле тәпи киткән сабыйлар кысан аяк киеме дә кими, авыр эштә дә эшләми, югыйсә. Аларга каян килә соң бу бәла, диярсез. Нәселдәнлекнең дә роле бик зур. Әтиләре дә гомер буе тырнак проблемасы белән җәфаланган ике малайны дәвалыйм. Малайлар икесе дә өч ай саен тырнак алдырырга йөри! Аяклары генетик яктан шулай формалашкан: бармак зур, ә тырнак пластинкасы кечкенә, тирегә кереп үсми хәле юк.

        

«Зинһар, бөтенләй үсмәсен»

Тирегә кереп үскән тырнак гадәттә баш бармакта еш очрый. Башлангыч чагында ук чарасын күреп, чирне азындырмасаң, өй шартларында да дәваларга була. Табиб ярдәменнән башка булмый икән, ул зыян килү дәрәҗәсенә карап, төрле ысуллар тәкъдим итәчәк. Иң элек консерватив ысул – мазьлар, дарулар кулланыла. Үлек булмаганда, бу ысуллар әле ярдәм итә ала. Алар да булышмаса, тырнакның яртысы яисә тулаем алып атыла. Ахыр чиктә, лазер терапиясе кулланыла.

Бармак үлекләве тырнакны алып ату өчен җирлек булып тора. Тырнак «яткан» җирлекне чистарту кирәк. Алып аткач, яңа тырнак үсеп чыга. Тик тырнакны алдыру тирегә кереп үскән тырнак бәласеннән котылдым дигән сүз түгел. Хатын-кыз өчен тырнакның зарарлануы – эстетик яктан стресс. Ә менә бер ир-ат пациентым, тырнагын инде 20 тапкыр алдырганнан соң: «Зинһар,   башка бөтенләй үсмәсен, туйдым», – дип мөрәҗәгать итте. Аның тырнак төбендәге үсеш өчен җаваплы өлешенә лазер ярдәмендә операция ясадык. 

Ә бер олы яшьтәге пациентым берьюлы 10 бармагындагы тырнагын алдырды! Хәрби чакта ук каты кирзаларны алмаш-тилмәш киеп, гөмбәчекләр йоктырган, дәвалану турында уйлап та карамаган. Ә гөмбәчекләр тырнак пластинасын нык зарарлый, аның кәкрәюенә һәм тирегә кереп үсүенә бик уңай шартлар тудыра. Хәзер инде кыенсына башлаган, гаиләсенә йоктырырмын дип курка, бармакларның авыртуына да чыдарга кирәк бит. Шуңа күрә чирне вакытында күреп алып дәваларга, азындырмаска кирәк, чөнки бер авыру икенче бәлагә сәбәп була ала.
 

«ГМ»-КИҢӘШ

Авыру килеп чыкмасын өчен, профилактика чараларын төгәл үтәгез:

1. Чисталык һәм гигиенаны саклагыз.

2. Дөрес итеп кисәргә өйрәнегез. Төбеннән үк кисәргә һәм тырнак кырыена ук кереп, түгәрәкләп куярга ярамый. Үзең булдыра алмасаң, тырнак һәм аяк табаны авырулары буенча махсуслашкан белгечләр – подологларга мөрәҗәгать итәргә була.

3. Каты, тар, кечкенә аяк киеме кимәгез.

4. Яссы табанлылык икән, махсус ортопедик олтырак куегыз.

Ботинкаң тар булганга, дөнья тар дип зарланма.
Разил ВӘЛИЕВ

ЛАЙФХАК

Әгәр тырнак кырые үлекләмәсә, башлангыч чорда өй шартларындагы чаралар да бик үтемле:

1. Ромашка, эт тигәнәге (череда), шалфей төнәтмәсе кушылган җылы сулы ваннага аякны тыгып утырыгыз.

2. Ваннадан соң аякның тиресенең йомшарып китүеннән файдаланып, авыру тырнакның тирегә кергән читен бераз күтәртеп, стериль мамык тыгып куярга була. Болай эшләү тырнакның дөрес юнәлештә үсеп китүенә булыша.

Динар ЗАРИПОВ, табиб-хирург

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ