Логотип Магариф уку
Цитата:

Шиһабетдин Мәрҗани – педагог

Ләлә Мортазина, педагогика фәннәре кандидаты

Мәрҗанинең педагогик карашлары бик иртә, әле үзе шәкерт вакытында ук формалаша башлый. Сәләте, тырышлыгы, гыйлемгә ихласлыгы, кызыксынучанлыгы аркасында ул, мәдрәсәдә бирелгән белемнәр белән генә канәгатьләнмичә, үзлегеннән бик күп укыган, акылы, фикерләү дәрәҗәсе белән яшьтәшләреннән аерылып торган.

Дәресләрне үзенчә
Шиһабетдин 17 яшеннән әтисе мәдрәсәсендә сабак укыта башлый. Мәдрәсәләрдә хөкем сөргән укыту ысулларының кимчелекләрен күреп, яшь педагог кайбер дәресләрне үзгәртергә кирәк дигән фикергә килә. Бу хакта әтисенә дә сөйләгән. Әтисенең фатихасы белән кайбер дәресләрне үзенчә укытырга карар иткән, фарсы теленең сарыфы (морфологиясе) буенча дәреслек төзеп, шуның белән укыта башлаган. Шулай итеп, шәкертлек чорында ук Ш. Мәрҗани татар мәдрәсәләренең үсеш-үзгәреш мәсьәләләре белән кызыксынган, мәгарифне уңай якка үзгәртү юлларын эзләгән.
1838 елда Мәрҗани, әтисенең киңәше һәм ярдәме белән, белем алуын Бохара якларында дәвам итәргә карар кыла. Биредә беркадәр укыганнан соң, дәрес тәртипләреннән бик үк риза булмыйча, Сәмәркандка күченә. Бу чорда ул үзлегеннән белем алуга зур игътибар бирә, шундагы бай китапханәләрдә шөгыльләнә, кыйммәтле кулъязмаларны өйрәнә, шул заманның атаклы галимнәре белән таныша, аралаша. Остазлары Мәрҗанинең фәһемле, туры фикерле, гыйлемгә ихласлылыгын күреп, берәр елдан соң үзләренең кайбер шәкертләренә Мәрҗанидән дәрес өйрәнергә, ә ике-өч елдан соң яшь педагогка хосусый рәвештә дәрес укытырга киңәш итәләр.
11 ел дәвамында гыйлем эстәгәннән соң, 1848 елда Мәрҗани Казанга кайта һәм 1850 елда Казанның 1 нче мәчете имамы һәм мөдәррисе итеп билгеләнә. Бу вакыттан алып аның чын мәгънәсендә педагогик эшчәнлеге башлана. 

Мәгърифәтчелек хәрәкәте
70 нче елларда Мәрҗанинең мәгърифәтчелек карашлары ныграк ачыла башлый һәм ул татар мәгърифәтчелек хәрәкәтенә кушыла. Бу чор – аның рус мәдәнияте һәм Казан университетының көнчыгышны өйрәнүче галимнәре белән нык аралашкан вакыты. И. Готвальд, А. Казимбәк, В. Радлов, О. Лебедева белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыру, шәкерте Х. Фәезханов аша Петербург галимнәре белән аралашу, Университет каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте эшчәнлегендә катнашу аның фәнни карашлары формалашу белән бергә педагогик, мәгърифәтчелек фикерләренең дә киңәюенә китерә, Европа мәдәниятенең үрнәкләре белән танышуына юл ача. 
1871 елда Мәрҗани укыткан мәдрәсә мөстәкыйль уку йорты булып, 1881 елда шәкертләр яңа бинада укый башлыйлар. Мәдрәсәләр тарихында беренчеләрдән буларак, ул үз мәдрәсәсендә шәкертләр өчен эчке кагыйдәләр кертә, укыту курсларын үзгәртә, үзе төзегән программа нигезендә белем бирә. ВРУБКА: Аның педагогик концепциясенең нигезендә шәкертләрне мөстәкыйль фикерләүгә өйрәтү ята. Бу мәгариф системасында бөтенләй башкача, яңа караш була. Киләчәктә әлеге фикерләр җәдитчеләр хезмәтләрендә дә урын алачак. 

Иманың нык булсын!
Ш.Мәрҗанинең дини белем бирү системасын һәм белем эчтәлеген үзгәртеп коруга нигез булырдай фикерләренә килгәндә, аларны кыскача түбәндәгечә әйтеп булыр иде. Галим һәрбер кеше теге яки бу дини сорауга үзенең акылы һәм белем дәрәҗәсе нигезендә Коръәннән җавап табарга тиеш дип санаган, шуңа да үзенең шәкертләренә Коръәнне күбрәк укырга, аны аңларга тырышырга киңәш бирә торган булган. Моннан тыш, башкалар фикеренә сукырларча буйсыну гадәтен бетерергә кирәклеген ассызыклаган. Мәдрәсәләрдә Коръән, хәдисләр һәм ислам тарихын укытуны кертергә, дөньяви фәннәр һәм рус телен укытуга каршы килмәскә, мөселманнарны Мөхәммәд пәйгамбәр заманнарындагы борынгы ислам мәдәнияте нигезләренә кайтарырга кирәк дигән фикерен җиткергән. 
ВРУБКА: Мәрҗани өчен яңарыш хәрәкәте исламны гына түгел, ә татар халкының рухи тормышының барлык якларын, аның мәдәниятен, мәгарифен үзгәртеп корудан гыйбарәт. Ул, халык мәнфәгатьләрен кайгырткан хәлдә, урнашып, катып калган традицияләрне якламый, киресенчә, башка мәдәниятләргә ачык булу юлын дөрес дип саный. Шуңа күрә ул чит телләрне, аерым алганда рус телен өйрәнүгә каршы булмый. Ул татарлар рус телен һәм дөньяви фәннәрне өйрәнергә тиешләр дип уйлый. Ләкин моның өчен иманның ныклыгы беренче урында торырга тиеш. Аның фикеренчә, иманы нык булган, яхшы дини тәрбия нигезләрен алган, туган телен яхшы белгән һәм өммәтен, милләтен хөрмәт иткән кешегә башка чит телләр өйрәнүдә киртәләр була алмый. «Ислам, – ди ул, – белем алырга мөмкинлек тудырган төрле телләрне өйрәнүгә каршы чыкмый». ВРУБКА: Тик шуны истә тотарга тиешле: рус телен белү татар теленә өстәмә булырга, әмма һич кенә дә аны алыштырмаска тиеш. Моннан тыш, Мәрҗани ышануынча, рус телен өйрәнүнең практик әһәмияте дә бар – башка халык кул астында яшәгән халыкка өч әйберне белү фарыз: аның телен, язуын һәм законнарын. Ягъни бу белемнәр үзеңнең мәнфәгатьләреңне кайгырту өчен дә файдалы булачак.
Ш.Мәрҗани башка мәмләкәтләргә барып гыйлем алуны да татарлар өчен бик кирәкле гамәл дип караган: «Үз милләтебезнең яшәргә тырышуы, үз эшен үзе эшли алуы, хәят мәйданында изелеп калмавы өчен Аурупаның голүм вә мәгарифенә, һөнәр вә сәнәгатенә зур ихтыяҗыбыз бар. Аурупаның мәктәпләрендә укымак безнең өчен файдалы. Һөнәр вә мәгариф кайда булса, шунда барып тәхсил итәргә (белем алырга) кирәк. Гыйлем берлә мәгарифнең хас ватаннары, хас лисаннары (телләре) юк» . Бу факт галим һәм педагог Мәрҗанинең заман вазгыятен яхшы аңлап, татар милләтенең үсешен һәм киләчәген аның дини һәм бер үк вакытта дөньяви белем алуда икәненә башкаларны да төшендерергә тырышуы, моңа юллар күрсәтүе турында сөйли. Үз сүзләренә җавап итеп, ул шәкертләренә чит илләргә барып укырга киңәш биргән.

Милли үзаң тәрбияләү
Мәрҗанинең педагогик фикерләре 1876 елда Казан шәһәрендә ачылган Татар укытучылар мәктәбендә (КТУШта) укыткан чорда да үзгәрми. Рус-татар мәктәпләре өчен укытучылар әзерләүне максат иткән әлеге мәктәптә, рус теле һәм дөньяви предметлар белән бергә, дин нигезләрен дә укыту каралган була. Мәктәпнең инспекторы В. Радловның тәкъдимен кабул итеп, дин дәресләрен укытырга иң беренчеләрдән Мәрҗани алына. Мәктәпнең ачылышында чыгыш ясап, ул барлык татарларны биредә укырга чакыра. Үзе 9 ел дәвамында укыта, мәктәпнең педагогик советына керә. 
Әлбәттә, киң җәмәгатьчелек, бигрәк тә искерәк карашлы дин әһелләре арасында Ш.Мәрҗанинең мондый мәктәптә укытырга алынуы зур ризасызлыкка очрый, аны аңламаучылар шактый була. Мәрҗани исә, үзенең карашларына тугры булып, татарларның КТУШта белем алуына каршы килергә кирәкми, тик татар укучылары мәктәп тәмамлап килергә, ягъни туган телен белергә һәм аралашырга тиеш дип саный. Башта шулай була да. Соңрак, уку йортына рус-татар мәктәбен тәмамлаган, татар телен камил рәвештә белми торган, ислам гыйлеме һәм гарәп теле буенча бик аз, элементар мәгълүматларга гына ия булган, татар мәдәниятеннән беркадәр читләшкән укучылар килә башлагач, ул КТУШта укытуын ташлый. 
Ш. Мәрҗанинең педагогик фикерләре татар халкының иҗтимагый тормышы яңарышының бик күп якларына, шул исәптән татарларның дөньяви белем алу мәҗбүрилегенә, үткәннең алдынгы фикерләре – антик, гарәп фикере һәм заманча – рус һәм Көнбатыш Европа мәдәниятен үзләштерү кирәклегенә нигезләнә. Ул татар халкының милли үзаңын тәрбияләү, үстерү мәсьәләләрен иң беренче дәрәҗәдә әһәмиятле дип саный. Тарихчы буларак, галим тарих фәнен дә милли үзаң тәрбияләүдә иң көчле чараларның берсе итеп караган. Мәгариф, Мәрҗани карашынча, алгарышның, тәрәккыятнең иң үтемле чараларыннан берсе, кешеләрнең мәдәни үсеш дәрәҗәләрен күтәреп кенә аларны заман цивилизациясенә якынайтырга мөмкин. 
Бу мәсьәләләрне хәл итү өчен мәдрәсәләрне ислах итү, укытуны, белем бирү ысулларын яңарту кирәк. Әлеге проблемаларны хәл итүне XIX гасырның ахырларына таба татар-мөселман дөньясын чолгап алган җәдитчелек хәрәкәте үзенең максаты итте. Шуңа да Мәрҗанине хаклы рәвештә татарларда җәдиди системага фатиха бирүче, аңа җирлек әзерләүчеләрнең берсе дип әйтергә тулы җирлек бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ