Логотип Магариф уку
Цитата:

«Байтирәк» проекты төп йортка бәйле традиицияләр белән таныштырды

6 август көнне Горький исемендәге ял паркында Казан Мэриясенең «Древо жизни» – «Байтирәк» мәгърифәти проектының икенче чарасы узды. Ул төп йорт йолаларына багышланган иде.

Җиде милли ишегалдында Татарстан районнарыннан килгән фольклор коллективлар төп йортка бәйле йолалардан өзекләр күрсәтте. Алар гаиләдәгеләрнең иминлегенә, туган җиргә сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде. Бәйрәм кунаклары өчен бай программа әзерләнгән иде: пыялада шамаилләр ясау, паласлар эшләү, аш бүлмәсе өчен милли бизәкләр төшерелгән агач көрәкләр, юкәдән ясалган курчаклар, кайнар савытлар кую өчен туку станогында ясалган җәймәләр, чүлмәк ясау һәм агачтан кисеп ясау буенча остаханәләр. Бу хакта Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге хәбәр итә.

Чара дәвамында «Йортның семантик элементлары» темасына багышланган предметлар һәм артефактлар күргәзмәсе эшләде. Анда бәйрәм кунакларына йортның төп интерьер элементларының мифо-ритуаль эчтәлеге белән танышу өчен уникаль мөмкинлек бирелгән иде: керү ишеге, тәрәзә, матча, мич, Кызыл почмак, аш өстәле һ. б.

Бәйрәмдә «Өй турында җырлар» мәйданчыгы аерым урын алып торды. Анда һәркем табында җырлана торган таныш җырларга кушылып җырлый алды. Алдагы чаралардан күренгәнчә, җырлы мәйданчыкның буш торганы юк, чөнки бергә, күмәкләшеп моңлана алу күпләр өчен тансык һәм бу очракта күңелләр берләшә, чын мәгънәсендә бердәмлек хисе туа.

Республика буенча фольклор-этнографик экспедицияләрдә җыелган халык уеннарының бай мирасы белән «Балачак дөньясында йорт кирәк-яраклары» уен мәйданчыгы таныштырды. Биредә балалар һәм өлкәннәр традицион уеннар аркылы үз халыкларының мәдәнияте һәм тарихы белән танышты, бергәләп уйнады.

Чакырылган кунаклар арасында Татарстанның Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Үзбәкстанның татар һәм башкорт Аксакаллары Шурасы рәисе Рим Гыйниятуллин, Казан шәhәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, «Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе» оешмасы идарәсе рәисе Ирина Александровская, ТР Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсенең баш киңәшчесе Марина Иванова һәм милли-мәдәни автономияләрнең җитәкчеләре бар иде. 

Концерт мәйданчыгында Апас районы мәдәният йортының «Садә» халык фольклор ансамбле, Биектау районыннан «Яблоневый ряд» халык җыр ансамбле, Түбән Кама шәһәренең халыклар дуслыгы йортыннан «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле, «Залесный» мәдәни үзәгенең «Ак тирәк» башкорт фольклор ансамбле, Чүпрәле районыннан «Хелхем» чуваш халык фольклор ансамбле, Кукмара районының Нырья авылы мәдәният йортының «Сактон» удмурт халык фольклор ансамбле, Менделеевск районыннан «Сактон» халык фольклор ансамбле, Тәтеш муниципаль районының Киртәле авылы мәдәният йортыннан «Чивгоня» фольклор ансамбле чыгыш ясады.

Бәйрәм кунакларын кыр кухнясында әзерләнгән «Нигез боткасы» белән сыйладылар. Моннан тыш, һәр теләгән кеше йола «коймагы»ннан авыз итә алды. Чара «Төп йорт» дип аталган иммерсив күренеш белән тәмамланды, ахырдан барлык милләт вәкилләре, килгән кунаклар зур түгәрәктә берләште һәм бер-бер артлы төрле халык биюләрен башкарды.

Фото: Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ