8 август 2025 яңалыклары
-
«Байтирәк» проекты төп йортка бәйле традиицияләр белән таныштырды
6 август көнне Горький исемендәге ял паркында Казан Мэриясенең «Древо жизни» – «Байтирәк» мәгърифәти проектының икенче чарасы узды. Ул төп йорт йолаларына багышланган иде.
-
Казанда Татарстан Республикасының «Белем»мәгариф музее ачыла
13 августта Казанда КФУ структурасында «Белем» Татарстан Республикасы мәгариф музеен ачу тантанасы узачак. Биредә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР халык укытучылары һәм педагогик хезмәт ветераннары катнашачак.
-
Илсур Һадиуллин Олимпиада Краснованы 100 еллык юбилее белән котлады
Бүген ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Казанның 18нче мәктәбенең беренче директоры Олимпиада Федоровна Краснованы 100 еллык юбилее белән котлады.
-
Казанда мәктәп олимпиадаларында җиңүчеләр өчен премияләр күләме арта
Казанда 2025 елда Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләрне бүләкләүгә 27,8 млн сум акча бүлеп биреләчәк, диелә Казан мэриясенең документлар җыентыгында. Бу, 2024 елда шул ук максатларга бүлеп бирелгән акчага караганда, 4,8 млн сумга күбрәк.