Логотип Магариф уку
Цитата:

Кинезиологик әкиятләр

Рузия ХӘСӘНОВА, Казан шәһәре 115 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән ВАХИТОВА, педагог-психолог

Кинезиологик әкиятләр – эчтәлеге кинезиологик күнегүләр ярдәмендә сурәтләнгән әкиятләр. Алар дәресләргә кызыксынуны арттыра, вак моториканы үстерергә ярдәм итә, баш мие ярымшарлары эшчәнлеген, хәтерне яхшырта.

Кинезиологик әкият белән ничек эшләргә?

Кинезиологик күнегүләр һәм әкиятләр куллану психолог һәм тәрбияче эшчәнлегендә бик нык ярдәм итә. Әлеге күнегүләр үзенчәлекле, мавыктыргыч, акыл эшчәнлеген, фикерләү сәләтен яхшырта. Бала физик яктан активлаша, үзен кулда тотарга өйрәнә. Шулай ук әлеге күнегүләр сөйләм телен дә, бармаклар, куллар хәрәкәтен дә активлаштыра.

Кинезиологик күнегүләр һәм әкиятләрнең бурычлары: игътибар белән тыңларга өйрәтү; күрү игътибарын, хәтерне, гомуми һәм вак моториканы, хәрәкәт белән сөйләмне, иҗади күзаллауны үстерү; бер-береңә карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

Бер әкият мисалында кинезиологик күнегүләр белән эш тәртибен тәкъдим итәбез. Әкияткә тотынганчы, иң элек исемле күнегүләрнең  һәрберсен аерым өйрәнергә кирәк. Әкиятне уку дәвамында күнегүләрне 3–5 тапкыр кабатлап ясау мөһим. Билгеле, катлаулыларын азрак, җиңел күнегүләрне ешрак, әйтик, аерым гына башкарыла торган күнегүне 5 тапкыр ясарга була. Әгәр ул, мисал өчен, «каз – тавык – әтәч» кебек бер-берсенә бәйләнгән хәрәкәтләр икән, анысын 3 тапкыр гына кабатларга була.

Күнегүләрне башта уң кул, аннан сул кул белән, соңыннан ике кул ярдәмендә ясарга кирәк. Ә хәтердә калдырганда, җыелма хәрәкәтләрне тулысы белән башкарабыз. Әкият барышында күнегүләрне ясаганда, слайдларда күрсәтелгән хәрәкәтләрне генә башкарабыз.

 

Кинезиологик күнегүләр

«Песи»

Кулларның учларын ачып-йодрыклап торырга. Башта уң кулны, аннан соң сул кулны. Соңыннан икесен бергә. Күнегү вакытында «Әй дускаем, күр инде, яныңа песи килде» дип әйтергә мөмкин.

«Агач»

Куллар өстә, бармаклар як-якка таралган, кулларны салмак кына селкетәбез.

«Боҗра»

Баш бармакны чиратлап һәр бармак белән боҗра ясап тоташтырырга. «Бер, ике, өч, дүрт дип әйтәбез, матур йөзек киябез» дип кабатларга була.

«Фонарьлар»

Фонарь кабынганда, бармаклар турая; сүнгәндә, бармаклар бөкләнә.

«Коймаклар»

Уң кулның уч табаны аска караган, сул кулныкы – өскә. Бер үк вакытта икесен дә алыштырырга. Алмаштырганда, «Ике кулда да коймаклар, ашагыз сез, туганнар» дип такмакларга мөмкин.

«Лезгинка»

Сул кулны йодрыкларга. Баш бармак кырыйда кала. Йодрыктагы бармаклар өскә карап тора. Уң кул белән сул кулның чәнти бармагына тиеп алырга. Аннан соң кул рәвешләрен чиратлап үзгәртергә. Хәрәкәтләрне тизләтергә.

«Бака»

«Йодрык» – «уч табаны» кул торышын чиратлап алыштырырга: башта уң кулныкын, аннан соң сул кулныкын, соңыннан икесен бергә. «Бака монда бик курка, шуңа күлгә ашыга!» дияргә мөмкин.

 

«Ике песи баласы» әкияте

(Балалар өстәл артына утырган.) Яшәгән, ди, булган, ди, Кар бөртеге исемле ап-ак, йомшак песи баласы (балалар уң йодрыкларын күрсәтәләр).

Ул үзенең бакчасында һава сулап йөрергә яраткан («песи»). Бакчада биек агачлар үскән («агачлар»).

Менә берсендә Кар бөртеге, бераз йөреп керергә дип, өеннән чыккан (уң кул белән «песи»).

Янәшәдә генә кара төстәге песи баласы йөгереп йөргәнен күреп алган (сул кул белән «песи»).

Кар бөртеге, танышырга теләп, аның янына ашыккан (тиз-тиз темп белән «песи»).

Ул песи баласының исеме Күмер икән. Алар үзара дуслашып, йөгереп уйный башлаганнар (бер үк вакытта рәвешне алыштырып «песи»).

Шулчак Кар бөртеге чирәмдә йөзек табып алган («боҗра», «Бер, ике, өч, дүрт дип әйтәбез, матур йөзек киябез»).

Ул аны башта уң тәпиенә киеп караган, аннан соң сулына. Тик йөзек Кар бөртегенә зур булган. Шуннан соң Күмер киеп караган бу йөзекне («боҗра»: уң кулның баш бармагы һәм имән бармагы белән боҗра ясарга һәм сул кулның һәр бармагына йөзек кидергән рәвеш ясарга «Чәнчә бармак, атсыз бармак, уртасы, имән бармак һәм башы»).

Шулвакыт йөзек төшеп киткән һәм чирәм арасында югалган. Песи балалары аны эзләргә керешкән («песи»).

Сукмак аларны күл янына алып килгән. Анда Бака утырып тора икән. Үземә генә күңелсез, дип елаган Бака. Песи балалары, Баканың күңелен күрер өчен, уйнап алырга булган («ладушки-коймаклар»).

Әмма Баканың күңеле күтәрелмәгән. Шуннан песиләр биергә тәкъдим иткәннәр («лезгинка»).

Бакага күңелле булган, ул песиләргә рәхмәт әйткән. Кич инде, тиздән төн җитәчәк, дип, Бака күлгә ашыккан («бака»), «Бака монда бик курка, шуңа күлгә ашыга».

Песиләр Бака белән хушлашып, өйләренә кайтып киткәннәр («песи»). Кайтканда күк йөзендә балкыган йолдызларны күзәткәннәр («фонарьлар»).

Менә алар арып-талып өйләренә кайтып җиткәннәр һәм йокларга ятканнар (йодрыктагы бармакларны турайтырга).

Автор фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ