ЯҢАЛЫКЛАР
-
Милли җырга яңа сулыш!
Һәр чорның үз исемнәре бар. Алар, бер-берләренең юлын кабатламаса да, янәшә атлый сыман. Үз чорында музыка дөньясына иҗаты белән зур яңалык алып килгән Илһам Шакировны һәм заман тавышларын яңгыраткан «Калеб»леләрне бер максат, бер хыял берләштерә: милли җыр сәнгатенә яңа сулыш өрү.
-
«Акыллы уеннар» чемпионаты узды
Бүген Казан шәһәренең Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркында Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында «Акыллы уеннар» программасы буенча икенче республикакүләм чемпионат узды.
-
Мәктәп укучылары өчен яңа туристик маршрут эшлиләр
Татарстанда укучылар өчен яңа туристик маршрут төзиләр. Маршрут 12–16 яшьлек яшүсмерләр өчен эшләнгән һәм фәнне популярлаштыруга юнәлтелгән.
-
Казанда балалар өчен халыкара футбол турниры узачак
Казанда 14–17 май көннәрендә «Россия – Исламский мир: Kazan-Forum» кысаларында балалар футбол турниры узачак. Ярышларда Ислам хезмәттәшлеге оешмасының 8 иленнән 10–11 яшьлек яшь футболчылар катнашачак.
-
Галимнәр ветеран фән эшлеклеләрен искә алды
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Сугыш утын узган галимнәр» темасына түгәрәк өстәл булып узды.
-
Татарстан укучыларына өч фән буенча уңышлары өчен премия түләячәкләр
Татарстанда физика, математика һәм информатика фәннәрен өйрәнүгә мотивация булдыру максатыннан укучыларны акчалата түләүләр белән бүләкләячәкләр.
-
Казан укучылары Халыкара Менделеев химия олимпиадасында җиңү яуладылар
Казанның ике мәктәп укучысы – 2нче лицей-интернаттан Альберт Семенов һәм 19 нчы гимназиядән Рәшит Фәсхетдинов Бразилиядә узган 59 нчы Халыкара Менделеев химия олимпиадасында алтын медальләр яуладылар.
-
Татар теле дәресләрендә функциональ грамоталылык үстерү
Хәзерге заманда функциональ грамоталылык укучыларның тел белемен практикада файдалана белү сәләте булып тора. Башлангыч сыйныфларда татар теле дәресләрендә бу сәләтне үстерү аеруча әһәмиятле, чөнки бу чорда балаларның сөйләм теленең үсүе формалаша. Функциональ грамоталылык укучыларга текстны аңлау, анализлау, фикерләрен ачык һәм төгәл белдерү, шулай ук мәгълүматны төрле ситуацияләрдә куллана белү өчен кирәк.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
18 майда Изге Болгар җыены узачак
Җыен «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI Халыкара икътисади форумы мәдәни программасы кысаларында оештырыла.
-
Балалар ялын оештыру сыйфаты мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлады
12 майдан 23 майга кадәр Татарстанда балалар ялы оештыру сыйфаты, килешү төзү үзенчәлекләре, шулай ук балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләячәк.
-
XV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын узачак
16–18 май көннәрендә Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән «Милли тормыш һәм дин» XV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын уздыра.
-
Гимназиянең энҗесе
Яшел Үзән шәһәренең 10 нчы гимназиясендә озак еллар дәвамында республикада яшәүче күпмилләтле халыкларның мәдәниятен саклау һәм үстерү юнәлешендә этномәдәни мәгариф моделе тормышка ашырылып килә. Ул үз эченә елның-елында К. Насыйри исемендәге халыкара фәнни-гамәли конференцияне уздыру; К. Насыйри исемендәге мәктәп музееның тәрбияви мөмкинлекләрен файдалану; Татарстандагы һәм башка республикалардагы тарихи истәлекле урыннар белән бәйле экскурсия маршрутларын актив файдалану; заманча мәгълүмати медиатехнологияләрне файдаланып, виртуаль экскурсия маршрутлары булдыру; Россия Федерациясе төбәкләре белән элемтәләрне киңәйтү; Татарстан Республикасы халыкларының тарихи, мәдәни мирасын саклау буенча бихисап юнәлешләрне үз эченә ала.
-
Мәктәп укучылары «Татарстанның чиста урманнары» акциясендә катнаша
Аның кысаларында укучылар Кече Лызи авылындагы урман посадкасын һәм урман биләмәсен чүп-чардан чистартты.
-
Казанлыларны гаилә бәйрәмендә катнашырга чакыралар
Мәйданчыкта концерт һәм башка спорт ярышлары да оештырылачак.
-
«Кырык дүртнең май аенда» фильмы тәкъдим ителде
Гомумкешелек кыйммәтләрен пропагандалаган фильмны тамашачылар бик яратып кабул итте.




