Татарстанда 22 яшь пар тематик туй үткәрү өчен грант алды
Татарстанда «Яшь парларга грантлар» бәйгесенең дүртенче этабына йомгак ясалды. 22 парга акчалата бүләк тапшырылды. Бу хакта ТР Яшьләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җиңүчеләр 100 мең сум күләмендәге грантка ия булалар. Әлеге акчаны тематик форматта туй үткәрү өчен кулланырга мөмкин.
Конкурс 8 июльдән, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненнән башлап, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә.
Фото: ТР Яшьләр министрлыгы матбугат хезмәте





Комментарийлар