1 декабрь 2025 яңалыклары
-
Алтай крае Мәгариф һәм фән министрлыгы белән хезмәттәшлек
1 декабрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Алтай крае Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр. Кул кую тантанасы Барнаулда А.М. Топоров исемендәге Алтай мәгарифне үстерү институтында узды.
-
Казан лицее укучылары Кытай олимпиадасында медальләр яулады
Казанның 2 нче интернат-лицее һәм КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге лицее укучылары Максим Большаков һәм Михаил Васильев Тайюаньда узган математика фәненнән Кытай илкүләм олимпиадасында Россия җыелма командасы составында алтын һәм көмеш медальләр яулады. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Татарстанда 22 яшь пар тематик туй үткәрү өчен грант алды
Татарстанда «Яшь парларга грантлар» бәйгесенең дүртенче этабына йомгак ясалды. 22 парга акчалата бүләк тапшырылды. Бу хакта ТР Яшьләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.




