Алтай крае Мәгариф һәм фән министрлыгы белән хезмәттәшлек
1 декабрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Алтай крае Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр. Кул кую тантанасы Барнаулда А.М. Топоров исемендәге Алтай мәгарифне үстерү институтында узды.
Документка Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Алтай крае Мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Терновая кул куйды.
Партнерлык ике регионның мәгариф һәм фән өлкәсендә даими хезмәттәшлеген күздә тота. Килешү кысаларында педагогик тәҗрибә белән уртаклашу, уртак белем бирү һәм фәнни-тикшеренү программаларын гамәлгә ашыру, форумнар (шулай ук конференцияләр, семинарлар, күргәзмәләр) уздыру планлаштырыла.
Фото: Алтай крае Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте





Комментарийлар