Әнием бәгьрем!!!!
Минем әнием Фәрхетдинова Мәмдүдә Морзахан кызы киң күңелле, бик тә яхшы кеше иде. Инде арабыздан киткәненә дә быел 7 ел булды. Үзем әни булып, чәчләргә чал керсә дә, әниемне бик сагынам. Аңа бүген чәчәк гөлләмәләре бүләк итә алмасам да, матур сүзләр белән теләкләр җиткерә алмасам да, язган шигырем әнием рухына дога барып ирешсен иде.
Әнием бәгьрем!!!!
И, әнием, бик сагынам сине,
Иртә-кичен уйлап моңланам.
Синең сурәтеңә карыймын да,
Үткәннәргә кайтып уйланам.
Ничек рәхәт иде синең белән,
Тыныч иде күңел яныңда.
Рәхәт итеп төнгә керә идек,
Матур ата иде таңым да.
Бәйрәм җитсә, барыбызны җыеп,
Бүләк бирер идең син безгә.
Җан җылыңны салган ул бүләкләр,
Якын алар хәтта буген дә.
Әни, бәгърем, оҗмаһ түрләрендә,
Булсын иде синең урының,
Синең рухларыңа барып җитсен,
Һәрбер сүзе укыган догамның.
Төшләремә кер син, һәр төнемдә,
Мин бик риза, хәтта ансына.
Бездән разый бул син, рәнҗеп ятма,
Мин рәхмәтле сиңа, барсы-барсына.
Хәсәнова Миләүшә Кәшбетдин кызы, Мөслим гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы
Фото шәхси архивтан





Комментарийлар