ЯҢАЛЫКЛАР
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Тишков Татарстан һәм Россиянең 12 еллык тел сәясәте нәтиҗәләрен бәяләде
2012–2025 елларда Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, дәүләт милли сәясәте стратегиясенең гамәлдә булган чорында баланслы тел моделе формалашты. Бу хакта тарихчы, этнолог Валерий Тишков «Татар-информ» агентлыгына белдерде.
-
“Укытучы” фильмы Үзбәкстанда төшерелә башлады
Бүген Үзбәкстанда күренекле дин белгече, фәлсәфәче, галим һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани турында «Укытучы» нәфис фильмы төшерелә башлады. Картина Мәрҗанинең балачагы, Бохара һәм Сәмәркандта укуы турында сөйли, анда ул фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнә башлый: мөстәкыйль рәвештә математика һәм тарих өйрәнә, китаплар күчереп яза, шул исәптән татар ханлыкларының географик урнашу картасын төзи.
-
Роберт Миңнуллин исемендәге китапханәдә Фәрит Яхин белән очрашу узды
Казанның Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә шагыйрь, язучы-прозаик Фәрит Яхин белән очрашу кичәсе үтте, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Бәйрәм көннәрендә Казанда иминлек чаралары көчәйтелә
Кышкы каникул чорында башкаланың бәйрәм мәйданчыкларында полиция хезмәткәрләре кизү торачак, тикшерү комплекслары оештырылачак, шулай ук машиналар хәрәкәтен чикләячәкләр, дип хәбәр итә “Вечерная Казань” газетасы.
-
Татарстанда ТДИ тапшыру буенча эксперимент
Дәүләт думасы беренче укылышта көллиятләргә укырга керүне гадиләштерелгән тәҗрибәне киңәйтүне хуплады. Тугызынчы сыйныф укучыларына бары тик ике имтихан тапшырырга мөмкинлек бирә торган махсус тәртип 12 төбәккә таралачак һәм 2029 елга кадәр гамәлдә булачак, дип хәбәр итә «Татар-информ». Экспериментның яңа катнашучылары исәбенә Татарстан да кертелде.
-
Илсур Һадиуллин «Теләкләр чыршысы»хәйрия акциясендә катнаша
ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, күркәм традициягә тугры калып, «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясеннән читтә калмады.
-
«Нәфис» фонды 8,6 мең балага Яңа ел бүләкләре тапшыра
«Нәфис» хәйрия фонды Татарстанның 8,6 мең баласын Яңа ел белән котлый. Татлы бүләкләрне республика районнары һәм шәһәрләреннән махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның балалары алачак.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Быелгы нәтиҗәләр буенча ТР — Россиянең төбәк-лидерлары исемлегендә
Бүген, 23 декабрьдә, Бөтенроссия мәгариф министрлары киңәшмәсендә 2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Россиянең иң яхшы төбәкләре бишлегенә керүе билгеле булды.
-
«Геройлар янәшәдә»: быел конкурс программасына «роман» номинациясе дә өстәлде
«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы патриотик рухтагы «Геройлар янәшәдә» дип исемләнгән ачык әдәби конкурс старт алуы турында хәбәр итте.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
1 гыйнвардан трамвай һәм троллейбусларда юл йөрү бәясе арта
2026 елның 1 гыйнварыннан Казан җир өсте электр транспортында йөрү бәясе арта. ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты карары нигезендә, җәмәгать транспортында йөрү бәясе 46 сум тәшкил итәчәк. Үзгәрешләр барлык түләү ысулларына да кагыла.
-
Татарстанда газга һәм чүп-чарны чыгаруга тарифлар арта
Татарстанда табигый газга ваклап сату бәяләренең һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча коммуналь хезмәтләренә тарифларның артуы расланды.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Чәршәмбе көнне Татарстанда суыта
Татарстанда 24 декабрьдә аязучан болытлы һава, урыны белән бераз кар явачак, дип хәбәр итә НТР-24.
-
Татарстанда тугызынчы сыйныф укучыларының күбесе көллиятләрне сайлый
Татарстанда Урта һөнәри белем бирү популярлыгы күзәтелә. ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов хәбәр иткәнчә, республиканың тугызынчы сыйныф укучыларының 57% ы көллият һәм техникумнарга укырга керә.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Икенче атнага ике көн генә эшлибез!
Татарстан халкын ике атналык каникул көтә. 2025 елның 31 декабрендә һәм 2026 елның 1 гыйнварыннан 11 гыйнварына кадәр ял көннәре булып санала.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Татарстан педагогларына яңа төр ярдәм
2026 елның гыйнварыннан Татарстан укытучылары һәм мөгаллимнәре дәүләт ярдәменең ике яңа формасыннан файдалана алачак.




