31 июль 2026 яңалыклары
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
«Без сайлыйбыз, безне сайлыйлар»: Биләрдә «Киләчәк һөнәрләре» форумы төгәлләнде
Биләрдәге «Сәләт» палаткалы лагере территориясендә узган «Киләчәк һөнәрләре» беренче республика яшьләр форумы үз эшен тәмамлады. Биш көн дәвамында Татарстаннан һәм Россиянең уннан артык төбәгеннән килгән 600 дән артык чыгарылыш сыйныф укучысы төрле һөнәрләр белән танышты, тармак белгечләре белән аралашты һәм гамәли дәресләрдә катнашты.
-
Беренче курс студентлары MAX мессенджеры аша уку йорты чатларына кушыла алачак
2026 елгы кабул итү кампаниясе нәтиҗәләре буенча югары уку йортларына кабул ителгән студентлар MAX милли мессенджеры аша рәсми уку чатларына, каналларга һәм цифрлы сервисларга тоташа алачак. Бу хакта платформаның матбугат хезмәте хәбәр итте.
-
Казанда Россия остаз-мәгърифәтчеләре форумы узачак
3 августтан 5 августка кадәр Казан Укытучылар йортында Бөтенроссия остаз-мәгърифәтчеләр бергәлегенең масштаблы форумы узачак. Чарага илнең 55 төбәгеннән 100 делегат җыелачак. Россия халыклары бердәмлеге елында форумның төп темасы цифрлы мохит шартларында педагогның мәгърифәтчелек эшчәнлеге булачак.
-
Татарстан командасы – «Профессионаллар» чемпионаты финалында
Татарстан командасы Калугада узачак «Профессионаллар» чемпионаты финалында 11 компетенция буенча ярышачак.
-
БДИны телдән
Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте 2030 елга тарих фәненнән БДИның телдән тапшыру моделен кертергә җыена.
-
«Иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре» дәресләре
Россия Мәгариф министрлыгы боерык проекты нигезендә 2026 елның 1 сентябреннән «Иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре» (ОБЗР) предметы ике мәҗбүри курска бүленәчәк
-
Мәктәп китапханәләре өчен әдәбият
РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү федераль мәгариф программаларына кертелгән әсәрләр, сыйныфтан тыш укырга тәкъдим ителгән әсәрләр, шулай ук заманча язучылар тарафыннан иҗат ителгән патриотик юнәлештәге әсәрләр исемлеге әзерләнде.




