«Без сайлыйбыз, безне сайлыйлар»: Биләрдә «Киләчәк һөнәрләре» форумы төгәлләнде
Биләрдәге «Сәләт» палаткалы лагере территориясендә узган «Киләчәк һөнәрләре» беренче республика яшьләр форумы үз эшен тәмамлады. Биш көн дәвамында Татарстаннан һәм Россиянең уннан артык төбәгеннән килгән 600 дән артык чыгарылыш сыйныф укучысы төрле һөнәрләр белән танышты, тармак белгечләре белән аралашты һәм гамәли дәресләрдә катнашты.
Белем бирү программасы биш юнәлешне – энергетика, агросәнәгать комплексы, экология, мәгълүмати технологияләр, җитештерү һәм хезмәт күрсәтү өлкәләрен колачлады. Катнашучылар өчен тематик лекцияләр, очрашулар һәм практик дәресләр үткәрелде.
Форумның мөһим мәйданчыкларының берсе – Һөнәрләр ярминкәсе. Биредә укучылар Россия кооперация университеты, Казан дәүләт аграр университеты, Казан дәүләт энергетика университеты һәм «Алабуга Политех» вәкилләре белән аралашты.
Форумның эшлекле программасы министрлыклар, югары уку йортлары һәм сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашындагы ачык сөйләшү белән тәмамланды. Алар яшьләрнең сорауларына җавап бирде, үзләренең хезмәт юлы һәм карьера төзү тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, «Киләчәк һөнәрләре» форумы киләчәктә дә дәвам итәчәк. Ел дәвамында профильле белем бирү чаралары уздыру күздә тотыла, ә киләсе җәйдә форум киңәйтелгән программа белән яңадан үткәреләчәк.
«Сәләт» матбугат үзәге фотолары





Комментарийлар