Казанда Россия остаз-мәгърифәтчеләре форумы узачак
3 августтан 5 августка кадәр Казан Укытучылар йортында Бөтенроссия остаз-мәгърифәтчеләр бергәлегенең масштаблы форумы узачак. Чарага илнең 55 төбәгеннән 100 делегат җыелачак. Россия халыклары бердәмлеге елында форумның төп темасы цифрлы мохит шартларында педагогның мәгърифәтчелек эшчәнлеге булачак.
Эшлекле программа һөнәри эксперт берләшмәсе буларак Бөтенроссия остаз-мәгърифәтчеләр бергәлегенең роленә һәм интернет-киңлектә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруга гомуми алымнар эшләүгә багышланган белем бирү сессиясе белән ачылачак. Көн тәртибендә – педагогик медиакоммуникацияләр өчен стратегик ориентир буларак Россия халыкларының кыйммәтләр бердәмлеге, шулай ук мәктәпкәчә учреждениеләрнең традицияләрне саклаудагы һәм гомуммилли тәңгәллекне формалаштырудагы (мәктәпкәчә белем бирү елы контекстында) роле турында фикер алышу, бергәлекнең узган чордагы эшенә йомгак ясау.
Бөтенроссия остаз-мәгърифәтчеләр бергәлегенең төбәк бүлекчәләре вәкилләре үзләренең иң яхшы эшләнмәләрен һәм уңышлы тәҗрибәләрен тәкъдим итәчәкләр. Форум кунаклары өчен әйдәп баручы медиаэкспертлар чыгыш ясаячак, алар лекцияләр, мастер-класслар һәм практик тренинглар үткәрәчәк.
Оештыручылар бай мәдәни программа әзерләделәр: делегатларны Казанның тарихи үзәге буйлап экскурсия һәм «Зөя утрау-шәһәрлеге»уникаль музей-тыюлыгында булу көтә.
Фото: РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте





Комментарийлар