Логотип Магариф уку
Цитата:

Беренче курс студентлары MAX мессенджеры аша уку йорты чатларына кушыла алачак

2026 елгы кабул итү кампаниясе нәтиҗәләре буенча югары уку йортларына кабул ителгән студентлар MAX милли мессенджеры аша рәсми уку чатларына, каналларга һәм цифрлы сервисларга тоташа алачак. Бу хакта платформаның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Югары уку йортына кабул итү турында боерык чыкканнан соң, беренче курс студентларына Дәүләт хезмәтләре порталы аша MAXтагы рәсми уку чатларына кушылу өчен чакыру җибәреләчәк.
Россия Фән һәм югары белем министрлыгында белдерүләренчә, әлеге система студентлар белән укуның беренче көннәреннән үк нәтиҗәле элемтә урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

Россия Федерациясе фән һәм югары белем министры урынбасары Андрей Омельчук сүзләренчә, цифрлы технологияләр кабул итү кампаниясен ачыграк һәм уңайлырак итә. Ул шулай ук MAX платформасы ярдәмендә студентлар рәсми уку чатларына кушыла, дәресләр расписаниесен һәм уку процессына кагылышлы башка мәгълүматны оператив рәвештә ала алачакларын билгеләп үтте.

Бүген платформаны Россиянең йөзләгән югары уку йорты студентлар белән аралашу һәм белем бирү процессын оештыру өчен куллана.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ