Татарстан командасы – «Профессионаллар» чемпионаты финалында
Татарстан командасы Калугада узачак «Профессионаллар» чемпионаты финалында 11 компетенция буенча ярышачак.
21–26 август көннәрендә Калуганың Федераль һөнәри белем бирү технопаркы базасында һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионаты финалы узачак. Анда республика данын 28 кешедән торган Татарстан җыелма команда яклаячак.
Ярышта Россиянең барлык төбәкләреннән һәм 30 илдән 14 меңнән артык ярышчы катнашыр дип көтелә.
Чемпионат ун меңнән артык компания ярдәме белән уза. Алар финалистларга 50 меңнән артык стажировка узу урыны һәм хезмәт вакансияләре тәкъдим иткән. Ил хөкүмәте җиңүчеләргә һәм призерларга 100–300 мең сум күләмендә премияләр тапшырачак.
Фото ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайтыннан алынды.





Комментарийлар