Татарстан колледжларына 50 меңнән артык абитуриент гариза тапшырган
Татарстанның урта һөнәри белем бирү йортларында кабул итү кампаниясе дәвам итә. Абитуриентлардан инде 50 меңнән артык гариза килгән.
Документларны 15 августка кадәр, ә иҗади яки һөнәри юнәлешләр буенча өстәмә имтиханнар каралган белгечлекләргә — 10 августка кадәр тапшырырга мөмкин.
2026/2027 уку елына 17 меңнән артык бюджет урыны бүлеп бирелгән. Иң популяр юнәлешләр:
- медицина;
- хезмәт күрсәтү өлкәсе;
- төзелеш;
- машина төзелеше;
- педагогика;
- нефть химиясе.
Гаризаны түбәндәге ысуллар белән тапшырырга мөмкин:
- кабул итү комиссиясенә шәхсән килеп;
- «Дәүләт хезмәтләре» төбәк порталлары аша;
- «Колледжга онлайн укырга керү» федераль суперсервисы аша.
Әдилә Борһанова фотосы





Комментарийлар