Логотип Магариф уку
Цитата:

Төркиячә укыту: 4+4+4 принцибы

Эльмира Демирәл – моннан унҗиде ел элек Төркиягә килен булып төшкән татар гүзәле. Чыгышы белән Балык Бистәсе районының Балтач (Юлсубино) авылыннан ул. Саргылт чәчле, зәңгәр күзле Төркия татары Шөкери белән 2006 елны Казанда узган II Бөтендөнья татар яшьләре форумында таныша журналист кыз. Бер елдан гаилә булып Төркиянең Маниса шәһәрендә яши башлый алар. Бүген Демирәлләр оясында өч кыз үсә: Зәйнәпназга – 16, Заһидәнурга – 9, Зөбәйдәнисага 5 яшь. Төркиядә бала тәрбияләү җиңелме? Бакча-мәктәпләре нинди? Шул хакта үзебезнең Эльмира сөйли.

Балаларга үзгә игътибар

Татлым, шикәрем, балым, каймагым, хәятем, пестә чикләвегем – балага матур сүзләр белән эндәшү буенча төрекләр тулы бер дәрес бирә алыр иде. Алар зур кеше белән дә, кечерәйтү кушымчалары өстәп, ике сүзнең берендә «җаным, яврум» дип сөйләшә. Монда балаларга үзгә игътибар. Бигрәк тә ул бала сары чәчле, зәңгәр яки яшел күзле булса, аңа аптырап, мөкиббән китәләр инде. Гомумән, ак тәнле, аксыл чәчле, зәңгәр, яшел күзле кешеләргә исләре китә төрекләрнең. Минем балалар шундый булганлыктан, сабыйларыма да урамда игътибар зур. Берәр кая барсак, кибеткә керсәк тә, әле берсе, әле икенчесе балаларны кочакларга, аларга күчтәнәч бирергә генә тора. Кайчак бу бер проблема кебек, балаларыңа карата чит кешеләрдән игътибар тою туйдыра, хәтта куркыта да. Мондый мөнәсәбәттән балаларның да үз-үзләренә ышанычлары артык күп була башлый, башка тәрбия күреп үскәнгәме, минем өчен бу тискәре әйбер.

Дөрес, соңгы арада Төркиядә педофилия күренеше турында сөйли башладылар, шундый яман очраклар турында хәбәрләр колакка еш ишетелә. Шуңамы, хәзер әти-әниләр нарасыйларына тию, кочаклау, иркәләүгә ирек бирми.

Иркәләүгә килгәндә, төрек әниләре балаларын чыннан да чамадан тыш иркәли, әмма «анда менмә, егылырсың» дип, балаларына «өф-өф» дип торучы аналар монда гына түгел, билгеле. Үзем кызларымны: «Мен, син аннан мәтәлеп төшмисең, син булдырасың», – дип үстердем.

 

          «Укырга, язарга өйрәтмәгез!»

Төркиядә, гадәттә, балалар район хакимияте ачкан балалар бакчаларына йөри. Алар, әлбәттә, түләүле – Россия бакчаларының бәясеннән 4–5 тапкырга артык. Биредә балалар иртәнге сигездән кичке бишкә кадәр була. Биш яшькә кадәр көннәре уен уйнап узса, аннан соң мәктәпкә әзерлек төркеме башлана. Дәресләр гадәти бакчада түгел, ә мәктәп янындагы махсус бинада уза. Ләкин бу төркемнәрдә балаларны укырга да, язарга да өйрәтмиләр. Хәреф тану дәресләре мәктәпкә кергәч кенә, беренче сыйныфта башлана. Укытучылар да әти-әниләргә шул хакта кат-кат әйтеп, тыеп торалар: «Укырга, язарга өйрәтмәгез! Моның өчен без бар!» – диләр.

Шулай ук Төркиядә дини балалар бакчалары эшли һәм шактый күп. Алар биредәге Диният берлегенә бәйле. Төпчек кызыбыз әнә шундый бакчаларының берсенә йөри.

Махсус бала караучылар да бар бездә. Аларны «уен апасы» дип атыйлар. Кайбер гаиләләрдә бала әби-бабай тәрбиясендә үсә, әти-әнисе эшли. Мисалга, сабый атна буе әби-бабасында тора да, ялларга әти-әнисе янына кайта.

 

Хәреф тану дәресләре мәктәпкә кергәч кенә, беренче сыйныфта башлана. Укытучылар да әти-әниләргә шул хакта кат-кат әйтеп, тыеп торалар: «Укырга, язарга өйрәтмәгез! Моның өчен без бар!» – диләр.

 

4+4+4 системасы

Төркия балалары укырга 6 яшьтән керә. Туган көне сентябрьдә булса, бала мәктәпкә барырга тиеш. Әгәр октябрь, ноябрь, декабрь айларында туган икән, әти-әнисе, махсус гариза язып, аны ул елны мәктәптән алып калырга да мөмкин. Билгеле ки, ул бала киләсе елга үзеннән бер яшькә кечерәкләр белән укыячак. Заһидәнурыбыз декабрьдә туганлыктан, мин дә, гариза язып, аны икенче елны гына укырга җибәрдем.

Башлангыч мәктәп аерым бинага урнашкан, ул хәтта аерым учреждение булып исәпләнә. Җәмгысы – 4 сыйныф. Аннан дүрт сыйныф урта мәктәп дәвам итә, соңгы дүрт ел лицей дип атала. Шул рәвешле, Төркиядә укыту системасы 4+4+4 принцибына нигезләнгән, барлыгы 12 ел укыйсы. Урта мәктәп буенча бар да Россиядәге кебек булса, лицейда балалар дүрт ел буена булачак һөнәренә нигез әзерли, шул юнәлеш буенча белем ала. Мәсәлән, 10 нчы сыйныфта укучы кызыбыз Зәйнәпназ аш-су остасы һөнәрен үзләштерергә тели, әлеге юнәлештә лицей сайлавыбыз шуның белән бәйле.

Мәктәпләр түләүле түгел, әмма шәхси, түләүле булганнары да шактый, аларга ихтыяҗ зур.

Уку режимына килгәндә, Төркиядә башлангыч сыйныф укучылары иртәнге тугыздан укый башлый. Дәресләр чама белән көндезге өчкә кадәр бара. Урта мәктәптә укучылар мәктәпкә иртәнге тугызынчы яртыга килә, алар инде кичке дүрткә кадәр белем ала. Лицей укучылары барысыннан да күбрәк укый, кичкә кадәр белем эстәүдә.

Мәктәпләргә, гадәттә, махсус автобус йөртә, ул түләүле. Хәтта бала бик якын яшәсә дә, аны алып китә, китереп куя ала. Без шәһәрнең таулырак урынында яшибез, мәктәп якын булса да, автобуста бару уңайрак.

Һәр мәктәптә кебек бездә дә өй эше бар. Укытучы алдан ук бала башта үзе әзерләсен дип кисәтеп куя. Аннан соң без, ата-аналар, кызыл каләм белән тикшереп, хаталарын аңлатабыз да, эшләнгән өй эшен фотога төшереп,  укытучыга җибәрәбез. Дәрес әзерләр өчен өйдә махсус дәреслекләр бар. Аларның битләре ертып алына. Мәктәптә бер дәреслектән укысалар, аны сыйныфта калдырып кайталар да өйдә икенче дәреслек буенча дәрес әзерлиләр. Гадәттә, бер-ике яфрак (без битләрне шулай атыйбыз) дәрес бирелә. Биремнәр көн саен бер үк фәннән түгел, төрләндерелә.

 

Төркиядә укыту системасы 4+4+4 принцибына нигезләнгән, барлыгы 12 ел укыйсы. Урта мәктәп буенча бар да Россиядәге кебек булса, лицейда балалар дүрт ел буена булачак һөнәренә нигез әзерли, шул юнәлеш буенча белем ала.

 

Хәят билгесе

Төркиядә өченче сыйныфтан алып сигезенчегә кадәр биология, физика, география, астрономия фәннәре гомуми бер фән белемнәре дәресе буларак укытыла. 9–12 нче сыйныфларда һәр фән аерым бирелә башлый. Шулай ук бездә дин билгесе һәм әхлак дәресләре бар. Анда фәкать ислам дине нигезләре өйрәтелә, балалар намаз догалары, сүрәләр ятлый, хәдисләр тыңлый. Җәй көне Коръән түгәрәге эшли.

Дәресләр арасында кызыклы гына хәят билгесе дигәне бар. Россия мәктәп программасындагы әйләнә-тирә предметына охшаш бу дәрестә балалар, мәктәп, тормыш кануннарын, мөмкинлекләре чикле, авыр хәлдә калган кешеләргә, тереклеккә, хайваннарга карата мөнәсәбәтләр турында, шулай ук ашыгыч ярдәм нигезләрен, янгын чыкса, җир тетрәсә нишләргә кирәклеген өйрәнә. Башлангычта рәсем дәресе, шулай ук физик тәрбия һәм уен, ирекле дәрес керә, соңгысында кисү-ябыштыру, акыл уеннары каралган. Хәзерге вакытта төрекләрнең борынгы акыл уеннарын әлеге дәрескә керттеләр, шул рәвешле тарих, традицияләрне барлыйлар. Билгеле ки, төрек теле һәм инглиз телләре дә төп дәресләрдән санала.

Бакчага йөрүчеләрне янгын сүндерү, ашыгыч ярдәм үзәкләре белән таныштырсалар, мәктәп укучылары юл йөрү кагыйдәләрен беренче сыйныфтан үзләштерә башлый. Моның өчен шәһәр хакимиятенә махсус урыннар, хәтта аккумуляторда эшләүче кечкенә машиналар да бар. Балалар, аларга утырып, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә, үзләре дә машина йөртеп карап, зачётлар да биреп кайта.

 Имтиханнарны укучылар ике тапкыр: 8 нче сыйныфтан соң лицей сайлаганда һәм югары уку йортына кергәндә тапшыра. 

 

Имтиханнарны укучылар ике тапкыр: 8 нче сыйныфтан соң лицей сайлаганда һәм югары уку йортына кергәндә тапшыра. 

 

Дәүләт мәктәбендә эшләү дәрәҗә

Төркия мәктәпләрендә хатын-кызлар да, ирләр дә укытучы булып эшли ала. Заһидәләрне беренче сыйныфта ярты ел яңа гына университетны тәмамлаган яшь кенә егет укытты. Аннан соң аны KPSS, ягъни Дәүләт Персоналы Сайлау имтиханында югары балл жыю сәбәпле, еракка – көнчыгыш районнарның берсенә укытырга җибәрделәр. Төркиядә, гадәттә, яңа гына уку йортын тәмамлаган укытучылар, дәүләт мәктәбендә эшли алсын өчен, бу авыр имтиханны үтә. Булачак мөгаллимнәр математика, инглиз, төрек теле һәм дөнья буенча гомуми белемнәре сынала. Шушы имтиханнардан җитәрлек балл алсалар, дәүләт эшчесе итеп кабул ителәләр, ягъни дәүләт карамагына күчәләр. Соңыннан яшь белгечне зур шәһәрләрдән еракка, еш кына тауда урнашкан авылларга, авыр шартларда эшли торган җирләргә җибәрәләр. Анда алар, гадәттә, 5–6 ел эшләргә тиеш. Монда укытучы бер үк вакытта белем бирүче, директор, завхоз, хәтта җыештыручы вазифасын да үти. Бары тик шушы хезмәт стажы үтелгәннән соң гына, ул үзенең туган ягына яки башка зуррак шәһәр мәктәбенә күчү турында гариза бирү хокукына ия. Бу кагыйдәләр мөгаллимнәргә генә түгел, табиблар, шәфкать туташлары, икътисад өлкәсендә эшләүчеләргә дә кагыла. Әлеге имтиханны үтә алмаса, ни юаныч, белгеч шәхси мәктәп, хастаханә, оешмаларга урнаша. Әмма дәүләт мәктәпләрендә дәрәҗә дә, хезмәт хакы да күпкә югары, хөкүмәт тарафыннан кайгырту да каралган. Шәхси оешмаларда исә хәтта авыру сәбәпле ял, түләүләр дә юк, еш кына андагы эшне коллык белән чагыштыралар. Шуңа да уку йортын тәмамлаган яшь кадрлар, дәүләт мәктәпләренә эләгү өчен, еллар буе шушы имтиханнарга әзерләнә, бу әйбергә бик җитди карый. Ягъни Төркиядә укытучы булыр өчен, чын-чынлап зур сынаулар аша үтәргә кирәк, шуңа бу профессиягә фәкать чын белемле, тырышлар, мөгаллимлек суын эчкән кешеләр генә килә. Утны-суны кичкән, гомеренең шактый елларын укытучы булырга сарыф иткән белгеч инде үз һөнәреннән баш тартмый.

 

Төркиядә яшь белгечне зур шәһәрләрдән еракка, еш кына тауда урнашкан авылларга, авыр шартларда эшли торган җирләргә җибәрәләр. Анда алар, гадәттә, 5–6 ел эшләргә тиеш. Монда укытучы бер үк вакытта белем бирүче, директор, завхоз, хәтта җыештыручы вазифасын да үти.

 

Дәүләт мәктәпләрендә дәрәҗә дә, хезмәт хакы да күпкә югары, хөкүмәт тарафыннан кайгырту да каралган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ