Чаллы мэры Наил Мәһдиев:Сайлауда чаллылар актив катнаша
Бүген Татарстанда Дәүләт Думасына сайлауларның 3 көне бара. Яр Чаллы шәһәрендә 173 сайлау участогы эшли.
Яр Чаллы сайлаучылары Дәүләт Думасына депутат сайлау өчен үзләренең бермандатлы округы — №34 буенча кандидатларның берсенә тавыш бирә. Моннан тыш, федераль сайлау системасында партияләрнең федераль исемлекләре буенча да тавыш бирү каралган.
- Яр Чаллы шәһәре тавыш бирүдә актив катнаша. Исегезгә төшерәм, ул 34 нче Чаллы сайлауокругы, иң зур округларның берсе. Дәүләт Думасына депутат сайлау буенча, күп тә түгел, аз да түгел, 519 мең сайлаучы. 1 шәһәр округы-Яр Чаллы шәһәре һәм 5 муниципаль район керә. Әгәр Чаллы шәһәре турында сөйләсәк, 519 мең сайлаучының 391 меңе Чаллы шәһәре территориясендә тавыш бирә яисә тавыш бирү хокукына ия. Бу барлык округтан сайлаучыларның 75% ы, диде Наил Мәһдиев Татмедиада онлайн оештырылган матбугат очрашуында.
Чаллыда җәмгысе 173 сайлау участогы төзелгән. Участок сайлау комиссияләренең 1655 әгъзасы эшли. Ә тулаем алганда, барлык сайлау процессын оештыруга һәм уздыруга 2, 5 мең кеше җәлеп ителгән.
Яр Чаллы мэры шулай ук, матбугат конференциясе вакытында шәһәрнең тарихына да тукталып узды. “Чаллы – актив, хезмәт сөючән һәм максатчан кешеләр шәһәре. Нәкъ менә алар кайчандыр коры басуга килеп, илнең иң эре автомобиль заводларының берсен һәм ярты миллионлы шәһәрне төзеделәр. Бу – халкыбызның көчле характеры һәм хезмәт батырлыгы турында сөйли. Чаллы халкы үзенең активлыгын күрсәтә”, -диде ул.





Комментарийлар