ТНВда сайлауларга багышланган 14 сәгатьлек телемарафон бара
Бүген, 20 сентябрьдә, ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» («Всей семьёй на выборы!») дип аталган 14 сәгатьлек республикакүләм телемарафон бара. Эфир иртәнге сәгать 8дә башланды һәм кичке 22 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Телемарафон Россия Дәүләт Думасына IX чакырылыш депутатларын сайлауның соңгы көненә туры китерелгән.
ТНВның зур студиясендә көн дәвамында 200дән артык кунак катнашуы көтелә. Алар арасында Татарстанның танылган гаиләләре, хезмәт династияләре, яшь гаиләләр һәм бергә гомер итүләренә дистә еллар булган парлар бар.Телемарафонның «Республика тавышы» мәйданчыгында сәясәт белгечләре, тарихчылар, социологлар һәм җәмәгать эшлеклеләре чыгыш ясый. «Гаилә кунак бүлмәсе»ндә исә күпбалалы гаиләләр һәм хезмәт династияләре белән әңгәмәләр тәкъдим ителә. Эфирда Татарстанның төрле районнарында яшәүче гаиләләрнең тарихлары да күрсәтелә.
Программада республика районнары һәм шәһәрләреннән туры эфирга кушылулар, махсус яңалыклар чыгарылышлары һәм музыкаль номерлар каралган. ТНВ мәгълүматына караганда, тамашачылар өчен 16 музыкаль чыгыш, Татарстанның якынча 10 шәһәре һәм районыннан турыдан-туры кушылу һәм җиде махсус яңалыклар чыгарылышы әзерләнгән.
Телемарафонның аерым өлеше — озак еллар бергә яшәгән гаиләләргә багышланган. Туры эфирда 50 ел бергә гомер иткән өч пар өчен «Алтын туй» тантаналары уздырыла.
Телемарафон барышында фотоконкурс кысаларында 11 iPhone 17 смартфоны һәм берSollers ST8 автомобиле уйнатыла. Фотоконкурстакатнашу өчен сайлау участогы янында гаилә белән төшкән фотосурәтне социаль челтәрдә#ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлгахэштеглары белән урнаштыру шарт итеп билгеләнгән.
Татарстанда Дәүләт Думасына сайлаулар өч көн дәвамында — 18, 19 һәм 20 сентябрьдә — уза. Республикада бүген тавыш бирүнең соңгы көне.





Комментарийлар